Accessibility links

Таиланд оппозициясе кан түгеп көрәшә


Таиландта премьер-министр Абһисит Ветчачиваның урыныннан китүен таләп иткән каршылык чаралары дәвам итә. Сишәмбедә протест белдерүчеләр премьер яшәгән йортны үзләренең канына буяп китте. Шушы гамәле белән алар хөкүмәтне чигенергә мәҗбүр итмәкче.

Полиция көчләре тирә яктагы бар юлларны ябып куйса да, кулларына кат тутырылган пластик шешәләр тоткан берничә дистә кешегә премьер яшәгән йортка якынрак килергә мөмкинлек биргән. Протест белдерүчеләр премьер яшәгән йортының капкасын, түбәсен, коймаларын үзләре белән алып килгән канга батырып киткән.

Хөкүмәткә каршы протест чаралары узган җомга башланды. Аларны элекке премьер Таксин Шинаватра тарафдарлары оештыра. 2006 елда хәрбиләр фетнәсе нәтиҗәсендә бәреп төшерелгән Шинаватра хәзер сөргендә яши. Илендә аны төрмә көтә. Ул ришвәтчелектә гаепләнеп, ике ел төрмәгә хөкем ителде.

Протест белдерүчеләр хәзерге хөкүмәтне канунсыз дип саный, аны урыныннан китәргә һәм вакытыннан алда сайлаулар үткәрергә таләп итә.

Премьер урынбасары Сутһеп Таугсубан, журналистлар белән очрашуда хөкүмәт чигенмәячәк, дип белдерде: “Алар моны эшли алмый, яңа сайлаулар, яңа хөкүмәт имеш. Ул берничә көн я ай эшләгәч тагын китәргә тиеш буламы? Моның ахыры булмаячак.”

Йорты канга буялган вакытта премьер үзе Баңкок читендәге бер хәрби ныгытмада булган. Дүшәмбедә Ветчачива протест белдерүчеләрнең урыныннан чигенеп яңа сайлаулар үткәрү таләбен кире какты.

Кан сарыф итү дөресме?

Протест чаралары әлегә тыныч бара. Ләкин көч кулланулар һәр мизгелдә башланырга мөмкин. Сишәмбедә вице-премьер Таугсубан, чит ил күзләү оешмасына таянып, Шинаватраның хөкүмәт көчләренә каршы кораллы һөҗүм әзерләве турында хәбәр итте.

Таугсубан Кушма Штатлар дип әйтмәсә дә, чәршәмбедә кызылдан киенгән берничә мең протест белдерүче американ илчелеге бинасы алдына җыелып, бу хәбәрләргә аңлатма бирүне таләп итте.

“Кызыл күлмәклеләр” шулай ук хөкүмәт бинасы капкасын һәм премьер җитәкләгән демократик партия бинасын да канга буяган.

Кайбер тәнкыйтьчеләр протест белдерүнең бу рәвешенә ризасызлык белдерә. Дуамалга җиргә түккәнче бу канны хастаханәдә авыруларга кулланып булыр иде, ди алар.

Протест белдерүчеләр кан демократиянең корбан булуын аңлата, дип җавап бирә.

Полиция мәгълүматына караганда, протест белдерүчеләр саны инде кими башлаган. Якшәмбедә урамга 150 мең кеше чыккан булса, чәршәмбедә 40 мең чамасы.

Ләкин кайберәүләре үз таләбеннән чигенерә җыенмый. “Мин чигенмәячәкмен, - ди Роңсак исемле егет. – Шушы мизгелгә кадәр көрәшкәнмен икән, алга таба да дәвам итәчәкмен, демократия җиңгәнчегә кадәр.”

Оппозиция җитәкчеләре тыныч демонстрацияне дәвам итәргә чакыра. Меңләгән полиция хезмәткәре әзерлек хәлендә кала бирә.
XS
SM
MD
LG