Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган 100 мең әрмәнне илдән чыгару белән яный


Төркия премьеры Эрдоган 1915 ел вакыйгаларын кайбер илләрдә геноцид итеп таныту тырышлыклары белән туган соңгы киеренкелекнең мөнәсәбәтләргә зыян салуы турында сөйләде.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган чит илләрдә геноцидны таныту тырышлыгы дәвам итә икән, Төркиянең дә моңа җавап итеп, илгә рөхсәтсез килеп эшләгән 100 мең әрмәнне илдән чыгара алачагы турында кисәтте.

BBC каналына әңгәмә биргән Эрдоган, әрмән геноцидының кайбер илләрдә танылуы - Төркиянең тышкы стратегиясенә зыян салды дигән фаразны кире какты.

Әрмән гаделлек министры Геворг Даниельян Эрдоганның бу кисәтүенә колак салмаска чакырды:

"Бу сүзләр сәяси эчтәлекле чыгышлар, чынбарлыкка туры килми. Моны дәүләт дәрәҗәсендә игътибарга алуның кирәге юк", диде ул.

Төркиядәге әрмәннәр

Әрмәнстанда икътисади авырлыклар сәбәпле, күп кенә әрмәннең Төркиягә эш эзләп килүе мәгълүм. Канунсыз килеп урнашкан бу әрмәннәрнең күпчелеге Истанбулда эшли.

Эрдоган, АКШ һәм Швециянең геноцидны тану турындагы адымы Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру процессына тискәре йогынты ясавын белдерә. "Тәкъдимне чит ил мәҗлесләрендә таныту белән үзен күрсәтергә теләгәннәр, әрмән халкына зыян китерә, мөнәсәбәтләрне катлауландыра", дип әйтте Эрдоган.

Килешү көрчеккә терәлде

Төркия белән Әрмәнстан якынча бер гасырга туктап торган мөнәсәбәтләрне яңадан җайлау өчен килешүгә кул куйган иде. Килешү нигезендә Анкара Ереван белән чикне ачып, ике ил арасында икътисади мөнәсәбәтне яхшыртырга теләде.

Ләкин ике ил рәсмиләре кул куйган килешүнең гамәлгә керүе өчен, аның һәр ике илнең үз мәҗлесендә раслануы шарт. Ләкин башта ул алшартсыз тәкъдим ителгән булса, соңыннан өстәмә таләп кертелү килешү алдында зур киртә булды.

Диаспора тәэсире

Эрдоган берьяктан мөнәсәбәтләрне җайлаштыру процессы дәвам иткәндә, кинәт әрмән геноциды мәсьәләсен АКШ һәм Швеция кебек илләрдә таныту тырышлыкларында Америка һәм Европада яшәгән көчле "әрмән диаспорасын" гаепли.

Эрдоган шул исәптән чит илләрне диаспора тәэсиреннән читләшергә чакырды.

"Әрмәнстан бик мөһим карар кылырга тиеш. Диаспораның зур йогынтысы бар. Әрмәнстанны чыннан да АКШ, Франция һәм Русия кебек кайгырткан илләр булса, алар Әрмәнстан хакимиятенә диаспора йогынтысыннан котылырга ярдәм итәргә тиеш", диде Эрдоган.

Ай башында Төркия геноцид резолюциясен АКШ вәкилләр пулатының тышкы шурасында һәм Швеция парламентында раслануыннан соң, Вашингтон һәм Стокһолмдагы илчеләрен кире кайтарган иде.

Әрмәннәр беренче дөнья сугышы вакытында 1.5 миллион әрмәннең төрекләр тарафыннан күпләп үтерелүен алга сөрә.

Төркия 1915 ел вакыйгаларында әрмәннәр белән бергә күп санда кешенең һәлак булу хакыйкатен таный. Ләкин бу хәлнең сәясәтчеләр тарафыннан "геноцид" дип аталуына катгый каршы тора. Төркия 1915 ел вакыйгаларын тарихчылар белән бергә уртак төзеләчәк халыкара тарих комиссиясендә тикшерергә тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG