Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ башлыгы һәм башкорт яшьләре арасында каршылык дәвам итә


Башкорт яшьләре иминлек хезмәтенең республика буенча җитәкчесе генерал-майор Виктор Палагинның эштән китүен таләп итә. Каршылыклар иминлек хезмәтенең башкорт яшьләре лидерларының фатирларында һәм эшләгән урыннарында тентүләр үткәргәннән соң башланып киткән иде.

13 март Уфаның Салават Юлаев мәйданында Палагинга каршы урам җыены узган һәм анда резолюция кабул ителгән иде. Анда 15 марттан башлап республика буенча иминлек башлыгын отставкага китүен таләп иткән каршылык чаралары үткәрү тәкъдим ителгән. Инде районнарда шундый чараларга әзерлекләр дә башланган.

Шул ук вакытта узган чаралар өчен дә җавап тотарга туры килә икән. Мәсәлән, Салават шәһәренең башкорт милли хәрәкәте әгъзасы шул турыда ирештерде. Ул билгеле сәбәпләрдән исем-шәрифләрен атамауны кирәк дип тапты.

“Без Салават шәһәренең башкорт милли оешмалары пикет оештырган идек. Менә инде берничә көн чараны рөхсәтсез оештыргансыз дип безгә басым бара. “Акбузат” исемле башкорт оешмасы рәисе кат-кат сорау алырга чакырылды. Без мондый басымнар канунсыз дип исәплибез”, диде ул.

Башкорт яшьләре иттифагы иминлек хезмәте башы Виктор Палагин отставкага китмәгән очракта меңнәрчә кешеләр катнашлыгында урам җыены үткәрәчәге ирештерә. Аңа караганда, ул чара 27 март узачак, урам җыены ФСБ бинасына кадәр тантаналы йөреш белән тәмамланачак. Артабан бер төркем яшьләр ачлык игълан итәчәк. Бу турыда Башкорт яшьләре иттифагы җитәкчеләре хәбәр итте.

Шул ук вакытта татар җәмәгатьчелек оешмаларының кайбер әгъзалары, киресенчә, Виктор Палагинны яклап чара үткәрүне күтәрергә җыена. Ул алдагы атнада узачак татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасында каралачак.
XS
SM
MD
LG