Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвиядә азчылык хөкүмәте төзелгән


Латвиядә азчылык хөкүмәте төзелгән. Үзләренең вазыйфаларыннан китүләре хакында 5 министр белдергән.

Кризисның сәбәбе –хөкүмәт башлыгы Валдас Дамбровскисның Халык партиясе белән ике яклы килешүгә кул куярга теләмәвендә.

Премьер сүзләренә караганда, Халык партиясе лидеры Андрис Шкеле кабул итә алмаслык тәкъдим белән чыккан: министрлыкларны 8гә кадәр кыскартырга, салымнарны күтәрмәскә, ипотекага теләктәшлек белдерергә. Ягъни, алар халыкара инвесторлар тәгъдименең нәкъ киресен эшләүне таләп итә. Ә бүгенге көндә Латвия хөкүмәте шул инвесторлар акчасына яши, дип белдерде, премьер министр.
XS
SM
MD
LG