Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Татарстанга сокланып яшәүчеләр бар


Михаил Федоров
Михаил Федоров

Шәймиев Татарстан президенты булып эшләү дәверендә Русия татарларының дәрәҗәсе иң югары биеклеккә күтәрелде. Хәтта шовинизм чиреннән нык интеккән Самар төбәгендә дә Шәймиев турында нигездә уңай фикерләр генә яңгырады. Анда яшәүче журналист-этнолог Михаил Федоров президентлыктан китәргә җыенган Шәймиевне югары бәяли.

“Этнос һәм мәдәният” журналы мөхәррире Михаил Федоров Татарстан җитәкчесенә соклануын яшерми.

"Самар төбәгендә яшәүче кеше буларак, мин Татарстанга һәрдаим сокланып карыйм. Шәймиев кебек җитәкчесе булган һәр республика горурлана ала.

Шәймиев Татарстан өчен бик күп нәрсәләр эшләде, шул ук вакытта Русиянең дә бөтенлеген саклап кала алды. Шәймиев гаҗәеп зур сәясәтче. Миңа бик тапкырлар Татарстанда булырга туры килде. Мин аннан һәрвакыт сокланып кайта идем.

Татарстан Русиядә иң алга киткән республика. Татарстан шунысы белән аерылып тора, ул булганын саклап кына калмады, әле барчасы да үсештә.

Шәймиев үз татары турында да уйлады, башка милләтләрнең мәдәниятләрен дә үстерде. Ул бик зур хөрмәт белән дингә карады, ләкин дәүләт кешесе биеклегендә - дин белән уйнамады, дин белән шаярмады.

Мин Татарстанда спортка булган игътибарга сокланам. Спортның чәчәк атуы - ул милләтнең чәчәк атуы дигән сүз. Шәймиев чын хуҗа һәм җитәкче", дигән карашта тора Самарда чыгучы “Этнос һәм мәдәният” журналы мөхәррире Михаил Федоров.
XS
SM
MD
LG