Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:28

Соңгы елларда республика күләм көрәш бәйгеләре еш үтә. Көрәшкә яшьләр күпләп тартыла, ди журналист һәм көрәшче - Айдар.

Чираттагы “Кызган таба”ның кунагы “Яңа гасыр” телеканалындагы “Батырлар” тапшыруының алып баручысы Айдар Шәймәрданов. Ул Әгерҗе районы Тәбәрле авылында туа. Әтисе Рәүфәт Шәймәрданов – тарих һәм тормыш иминлеге фәннәре укытучысы. Тәбәрле мәктәбендә татарча көрәш түгәрәген алып бара. Әнисе Дилбәр рус теле һәм әдәбиятын укыта.

Айдар син яшьтән үк журналистика белән кызыксына башладыңмы?

Әйе, журналистикадан тыш әле мин яшүсмер вакыттан ук хокук фәннәрен үз иттем. Бәлки җизнинең юрист, казый булып эшләве тәэсир иткәндер. Хәзерге вакытта хокук фәне буенча да күпмедер белемем бар. Журналистика белән кызыксынып китүемә әни сәбәпче. Ул миңа иң башта әдәбиятка, китапларга, әдәби әсәрләргә мәхәббәт уятты. Шуннан әкренләп үзем дә шигырьләр башладым.

Мәктәптә укыганда төрле әдәби бәйгеләрдә катнаштыңмы?
Ял вакыты


Әлбәттә. Район күләмендәге бәйгеләргә шигырьләр язып җибәрдем, бүләкле урыннар да алган булды. “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесе дә читтә калмады. Анда катнашып икенче урын алуым булачак һөнәремне сайларга ярдәм итте. Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керергә этәргеч булды.

Иҗатның башлангыч чорында күбрәк шигырьләр яздыңмы, әллә чәчмә әсәрләр, газета язмаларымы?

Яшүсмер чакта күбрәк шигырьләр иҗат иттем. Аннан соң аналитик язмалар яза башладым. Темалары да төрле иде. Ул чорда мин наркотикларга каршы мәкаләләр яздым, Чечен республикасында барган сугышка да битараф түгел идем. Анда хезмәт итеп кайткан солдатлар тормышын чагылдырган язмаларым газетларда басылды.

Әлеге мәкалә-язмаларны туплап туп-туры КДУга юл тоттыңмы, башка уку йортына керергә теләгең юк идеме?

Өлгергәнлек аттестаты алуга журналистика факультетына керергә ашыктым. Чөнки ул минем балачак хыялым иде. “Алтын каләм” бәйгесендә алдынгы урын алу һәм мәктәпне көмеш түштамга белән тәмамлау миңа теләгән урынга керергә ташлама бирде. КДУга имтиханны әңгәмә рәвешендә генә биреп кердем.

Бүген дә әле сине шул факультетта йөри диләр, уку ошап киттеме әллә?

Спорт журналисты Алмаз Гафиятов белән Айдар
Бүген Мин анда инде аспирант буларак белем туплыйм. Бер башлаган эшне ахырына кадәр җиткерәсе килә. Журналист һөнәрен кеше балачагыннан сайлаган икән, ул аны югары дәрәҗәгә җиткерергә тиеш дип уйлыйм. Аспирантурага уку да, телевидениедә журналист булып эшләвем дә шуңа бәйле.

Телевидение капкасын ачып керергә кемдер булышты әллә үзе ачылдымы ?

Ул вакытта безгә журналистика факультеты деканы Васил Гарифуллин студентларга теге яки бу редакциядә практика узуны шарт итеп куйды. Ул уку программасына да кертелгән. Без ТВ һәм газета юнәлешләренә бүлендек. Миңа “Яңа гасыр” телеканалындагы “Хәерле иртә!” тапшыруында тәҗрибә туплау бәхете тәтеде.

Сюжетларыңда яшүсмер вакыттагы темаларны дәвам иттеңме?

Баштарак тема сайлау да көндәшлек көчле булды, бөтен темалар да ачылып беткән кебек тоелды. Шулай да мин “Яңа гасыр” каналына бераз яңалык кертә алдым. Мин татар телендә хайваннар дөньясы белән таныштыра башладым. Әтием аучы булгач табигать, андагы тереклек дөньясы миңа да якын. Кайчандыр “Яшел патруль” кебек табигатьне саклауга бәйле конкурсларда да катнашып урыннар алдым. Шул идеяләремне телевидениедә күтәреп алдылар һәм хайваннар дөньясына бәйле шактый видеоязмалар әзерләдем.

“Батырлар”ның “батыры” булуың турында ни диярсең?
Айдар да "Яңа гасыр" телеканалын йөзе


Мин яшьтән көрәшеп үскән егет. Үз яшьтәшләрем арасында республика күләмендәге ярышларда югары нәтиҗәләргә дә ирештем. Моңа өстәп, һәрвакыт милли гореф гадәтебезне халыкка таныту эшендә катнашырга ике куллап риза идем. “Батырлар” тапшыруын алып бара башлаганчы, кыска сюжетлар рәвешендә көрәш яңалыклары белән таныштырдым. Күпмедер вакыттан соң Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан һәм татарча көрәш федерациясе тарафыннан “Батырлар” тапшыруын алып барырга тәкъдим килде. Бүген ул һәр атна саен якшәмбе кичендә эфирга чыга.

Кайчаннан бирле?

Быел беренче мартта “Батырлар”ның чыга башлавына өч ел булды. Мин алып баручы буларак бер елдан артык эшлим.
Җырчы Рәсим Низамов белән

Айдарның үзе язган шигырьләре:

Ярдәм сорый бездән Җир – ана

Һәммәбез дә бөек Табигатьнең
Бер баласы - бәгырь кисәге.
Зәгыйфь үлән, мәгърүр наратмы ул
Нәни бөҗәк, горур кешеме?

Ләкин бик күп еллар кеше үзен
Хуҗа итеп тойды Галәмдә.
Кешеләрчә түгел – вәхшиләрчә,
Эз калдырды йөргән җирендә.

Ял итәргә чыкты табигатькә
Эзде, яндырды, йолкып таптады.
Кошлар өркеп качып котылдылар
Алар монда башка кайтмады.

“Соң булса да, әйдә уң булсын”, дип
Аңыңа кил, Кешем, син тыңла.
Аналарча түзеп һәм ялварып
Ярдәм сорый бездән Җир - ана.

Көрәшчеләр сүзе

Сабантуйның йөзек кашы –
Милли татар көрәше.
Беренче батыр калырга
Тели карты һәм яше.

Кечкенәдән мин дә гашыйк
Ярышның бу төренә.
Әти әйтә: “Чын ир егет
Көрәшләрдә күренә”.

Көрәштә җиңелүче юк,
Бары җиңүче генә.
Тотып чыктыңмы син сөлге –
Инде зур көчкә ия.

Көрәшче абый өйрәтә
Җиңелмәскә – җиңәргә,
Ә оттырсаң көндәшеңә
Еламаска – түзәргә.

Чын көрәшче булыйм дисәң,
Истә тот дустым шуны:
“Түземлек, дуслык, тырышлык” –
Көрәшченең девизы.

XS
SM
MD
LG