Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Польшага Катынь архивын тапшырачак


7 апрельдә Владимир Путин, Катыньда, Польша премьер министры Дональд Тускка 1940 елда поляк офицерларын атып үтерүгә кагылган архивның бирми калган өлешен тапшырачак. Бу хакта Польша матбугаты яза.

Азатлык хәбәрчесе Александр Лемешевский, сүз биредә ”белорус исемлеге” турында бара, дип хәбәр итә: “Ул исемлеккә ВКП(б) Политбюросы карары нигезендә атып үтерелгән 20 мең полякның, Белоруссиядә атылган 400 кергән дип уйларга нигез бар. Аларның жәсәдләре Катынь, Харьков, Медный шәһәрләре зыяратларында ята”.

Күп санлы сорауларга карамастан Варшава Белоруссиядә атылганнарның исемнәре, кайда күмелгәннәре хакында да мәгълүмат ала алмаган иде.

Тарихчылар фикеренчә, ул хактагы документлар Минскиның КГБ, я булмаса Мәскәүнең ФСБ архивларында саклануы мөмкин.

Gazeta Wуborcza газетасы: “ФСБ ул исемлекләрне табарга дигән фәрмәнне русия житәкчеләреннән алган, “ дип хәбәр итә.
Башка мәгълүмат чаралары, Мәскәүнең бу күршеләрчә дустанә адымы 7 апрельдә бергәләп уздырачак чараларның мөһимлеген күрсәтә”, дип яза.
XS
SM
MD
LG