Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

АКШның махсус илчесе Якын Көнчыгышка кире кайтачак


АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус илчесе Джордж Митчеллның төбәккә якшәмбе көнне кире кайтуы ихтимал. Аның сәфәрендә өзеклек Израильнең фәләстин жирләрендә яһүдиләр өчен яңа мәхәллә төзү планнары фаш булганнан соң килеп чыккан иде.

Элегрәк Митчелл фәләстиннәр белән Израиль арасындагы солых сөйләшләрендә арадашчы булыр дип көтелгән иде. Ләкин яһүдиләр өчен йортлар төзелү турындагы мәгълүмат ачыкланганнан соң, ул сөйләшүләр шик астына куелды.

АКШ президенты Барак Обама яңа төзелеш планнары тынычлык процессына “ярдәм итмиләр”, ләкин бу АКШ белән Израиль арасында “кризис” дигән сүз түгел, диде.

XS
SM
MD
LG