Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Испаниядә “грузин мафиясе” эше тикшерелә


Испаниядә “грузин мафиясе” дип аталган жинаятьчел төркемнең эше тикшерелә. Испан тикшерүчесе 21 жинаятьченең 18нә чик кую чарасы итеп, мәхкәмәгә кадәр сак астында тотуны сайлаган. Бу хакта Мадридтан радиобыз хәбәрчесе Виктор Чернецкий белдерә.

Дәүләт мәхкәмәсе пулаты тикшерүчесе Фернанда Гранде-Марласка кулга алынганнарны, үтерү нияте белән килешүләрдә, жинаятьчел төркем оештыруларда, канунсыз тапкан акчаны “юуда”, ялган документлар ясауда, салымнар түләмәүдә, канунсыз корал саклауда, талауларда шикләнә.
Алар берничә көн элек Испаниянең төрле шәһәрләрендә кулга алынган.

Полиция инспекторы: “Алар капиталларын ювилир кибетләре, автомастерскойлар, рестораннар аша “юганнар”. Акча аларга жинаятьләр белән шөгелләнүче Европа илләрендәге оешмалардан килеп торган”-, дип белдерде.

Шул ук вакытта Грециядә яшәүче төркем башлыгы Лаше Шушунашвили кочып котыла алган. Рәшәткә артына Испания ватандашына өйләнүдә ялган документ ясаган энесе Каха эләккән.

XS
SM
MD
LG