Accessibility links

Иранда акча бәрабәренә 3 оппозиция әгъзәсе азат ителгән


Иранда акча түләү барәбәренә танылган реформист, кинорежиссер һәм журналист азат ителгән. Хәкимиятләр бу карарны 21 март, иран календаре буенча яңа ел бәйрәме алдыннан кабул иткәннәр.

Оппозиция чыганаклары, “Ислам катнашы фронты” дип аталган оппозициядәге партия башлыгы Мохсен Мирдамади 450 мең доллар барәбәренә азат ителгән, дип белдерә. Ул “ислам республикасына каршы” пропагандада гәепләнүдә хөкем карары көтә.

Акча барәбәренә шулай ук режиссер Мөхәммат Расулов һәм журналист Акбар Монтажаби азат ителгәннәр.

Алар, былтыр июнь аенда президент итеп Мәхмүт Әхмәдинижат сайланганнан соң, хәкимияткә каршы чыгышларда катнашканнары өчен гәепләнеп кулга алынганнар иде.
XS
SM
MD
LG