Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон ике көнлек рәсми сәфәр белән Мәскәүгә килде. Аның көн тәртибендә ике төп мәсьәлә: Иранга чикләүләр һәм Русия белән атом коралы турында килешү. Соңгы вакытта тарафлар бу ике мәсьәләдә бер-берсенә шактый якынайды. Ләкин белгечләр фикеренчә, бу әле Клинтон Мәскәү сөйләшүләрендә үз теләгенә ирешә дигән сүз түгел.

Узган елның октябрендә Мәскәүгә соңгы килүе вакытында Һиллари Клинтон Казанга да барып килергә вакыт тапкан иде. Бу юлы андый сәфәр каралмаган. Һиллари ханымның вакыты тыгыз. Ул Русия президенты Дмитрий Медведев, тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән ике төп мәсьәлә - Иранга чикләүләр кертү һәм Русия белән атом коралы килешүен яңарту турында сөйләшүләр үткәрә.

48 сәгатьлек сәфәре вакытында ул шулай ук Якын Көнчыгыш квартеты дип аталган төркем утырышында катнаша. Бу дүртлеккә Европа Берлеге, Берләшкән Милләтләр, Русия һәм Кушма Штатлар керә.

Вашингтон Якын Көнчыгышта солых сөйләшүләрен яңартып җибәрергә тырыша. Ләкин соңгы вакытта Израилнең Фәләстин җирләрендә торак төзүе сәбәпле туган низаг аркасында бу тырышлыклар көрчеккә терәлде.

Атом коралын чикләү турындагы килешүгә килгәндә, ике илнең президентлары, Барак Обама һәм Дмитрий Медведев, 1991 елда имзаланган һәм инде гамәлдән чыккан СТАРТ килешүе урынына яңасын булдыру турында узган елның июль аенда килешкән иде.

Ләкин 9 ай үтүгә карамастан, яңа килешү әле дә имзаланмаган. Тарафлар кайбер мәсьәләләрдә каршылыкларга тап булган.

13 март көнне Обама Медведев белән телефон аша сөйләшкәннән соң, Ак Йорт сүзчесе сөйләшү нәтиҗәле булды, тарафлар килешүгә шактый якынайды, дип белдерде.

Русия ягы, хәзер инде имзалау көнен дә билеләргә була, дигән тагы да өметлерәк белдерү ясады. Моңа кадәр тышкы эшләр министры Сергей Лавров бар әзерлек эшләрен 2-3 атнада бетерергә кирәк дигән иде.

Клинтон белән Лавров
Ләкин, кайбер белгечләр Клинтонның бу мәсьәләне тулысынча хәл итеп кайтачагына ышанмый. Дәүләт секретаренең элекке ярдәмчесе, хәзер RAND халыкара иминлек һәм саклану сәясәте үзәге җитәкчесе Джэймс Доббинс:

“Бу килешү гел берничә атнага калышып килде. Хәзер дә, эшнең ахырында, бар каршылыкларны чишеп бетерү мөмкин түгел. Минемчә, русиялеләр бу юлы да, кайбер чишелмәгән мәсьәләләр калды, ләкин алар бик зур түгел, килешүгә ирешү өметләре бар, дип әйтәчәк.”

Кушма Штатларның Украинадагы элекке илчесе, хәзер Брукингс институтында корал контроле програмы җитәкчесе Стивен Пайфер шул ук фикердә. СТАРТ килешүен төзүчеләр 6 ел сарыф иткән, ә бу яңа килешү әле 9 ай гына тикшерелә ди ул:

“Кремльнең яңа килешү турында сөйләшә башлавы инде үзе генә дә яхшы хәбәр. Әлбәттә, Клинтон килешүнең хәзер нинди хәлдә икәнен тикшерәчәк, ләкин минемчә, ул бу мәсьәләне әлегә ахырына кадәр чишә алмаячак. ”

Иран мәсьәләсенә килгәндә, Пайфер сүзләренчә, Русия дә Тәһранның атом коралына ия булуын теләми. Ләкин бу мәсьәләдә Мәскәү Вашингтон кебек үк катгый түгел. Вашингтон өчен атом кораллы Иран котычкыч әйбер булса, Мәскәү өчен ул кадәр кот очыра торган нәрсә түгел.

XS
SM
MD
LG