Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Мәскәүдә Якын Көнчыгыш турында сөйләшүләр узды


Якын Көнчыгыш проблемаларын жайга салу мәсьәләсендә жыелган халыкара дүрт арадашчы Израиль белән Фәләстиннең арадашчылар аша сөйләшүләрне башларга әзер булуларын яхшы фал, дип кабул итте.

Бу хакта Мәскәүдә булган очрашулар нәтижәсендә кабул ителгән документта язылган.
Арадашчылар аша башланган сөйләшүләр, бернинди шартларсыз турыдан туры сөйләшүләрне башлар өчен мөһим адым булып тора дип, БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун журналистларга укып житкергән белдерүдә әйтә.

Очрашуда катнашучылар Израильне Көнчыгыш Иерусалимда яңа йортлар төзүдән баш тартырга чакырды. Кабул ителгән мөрәжәгать ике якны да сабыр булырга чакыра.

Бу очрашуда Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, АКШ дәүләт секретаре Һилари Клинтон, БМОның Генераль секретаре Пан Ги Мун, һәм Европа шурасының халыкара эшләре буенча секретаре Кэтрин Эштон катнашты.

XS
SM
MD
LG