Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Мәскәү метросында ут ачу сәбәпле милиция полковнигы эшеннән читләштерелгән


Пәнжешәмбе кич Мәскәү метросында ут ачкан эчке эшләр министрлыгы полковнигы тикшерү вакытына эшеннән читләштерелгән.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә, милиционер үз-үзен саклар өчен ут ачкан, дип белдерәләр.

Баштарак ике ирнең ачуланышулары нәтижәсендә, аларның берсе аткан һәм очраклы рәвештә резин ядрә белән үтеп баручы бер кызны яралаган, дип хәбәр ителгән иде. Аны хастахәнәгә салганнар.

Соңыннан аткан кешенең Русиянең эчке эшләр министрлыгында ижтимагый тәртип саклау департаментында эшләве мәгълүм була.

XS
SM
MD
LG