Accessibility links

Кайнар хәбәр

Автобусларда йөрү кыйммәтләнде


Башкортстан халкы өчен яңа күңелсезлек. 22 марттан автобусларда йөрү тагын да кыйммәтләнәчәк.

Әле дәүләт карамагындагы “Башавтотранс” маршрут автобусларында йөрү 10 сум тора иде. Хәзер билет бәяләре берьюлы 5 сумга артып 15 сум торачак. Бу хакта Башкортстаның төзелеш, транспорт һәм элемтә министры Равил Ибәтуллин белдерде. Аның сүзләренчә, моңа кадәр ике ел дәвамында автобусларга билет бәяләре күтәрелмичә килгән. Хәзер исә чыгымнар арту сәбәпле билет бәяләрен күтәрми чара юк ди ул. “Федераль казнадан да быел чыгымнарны каплау өчен ярдәм бүленмәде”, - ди Равил Ибәтуллин.

Билет бәяләре арту белән үк социаль айлык билетлары хакы да күтәреләчәк. Әле социаль ярдәмгә мохтаҗлар айлык билетны 250 сумга ала алса, 22 марттан соң бу хак 400 сумга кадәр артачак.
Шул ук вакытта шәхси автобуслар хуҗалары әлегә билет бәяләрен күтәрмәскә килешкән. Бу хакта республика автоэшкуарлары берлеге рәисе Олег Куляшов белдерде. Аның сүзләренчә, шәхси эшкуарлар бу хакта махсус җыелыш үткәргән һәм әлегә билет бәяләрен арттырмаска килешкән.

Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы җитәкчеләре Башкортстан хөкүмәтенең автобуста йөрү бәяләрен кискен арттыруга бәйле карарына каршылык чаралары оештырачакларын белдерде. “Автобусларда, нигездә, гади халык һәм пенсионерлар гына йөри, түрәләр йөрми. Шуңа күрә дә гади халык җилкәсенә яңа бәяләр авыр йөк булып төшәчәк. Без моның белән ризалаша алмыйбыз”, - ди оппозиция вәкилләре.

Беренче митинг бу шимбәдә үк - 20 мартта Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршында үтәчәк. Әлеге урам җыенын оештыручыларның берсе “Фронт национального спасения” оешмасы рәисе Ринат Үтәшев әлеге җыенда федерализмны яклаучы “Күк бүре” башкорт оешмасы да, башка милли оешмалар да, коммунистлар да катнаша ди. “Темалар да бик киң алынды”, - ди Ринат Үтәшев.

Исегезгә төшерәбез, узган елда да Башкортстан хөкүмәте автобус билетларына бәяләрне күтәрү хакында карар иткән иде. Әмма ул чакта пенсионерлар баш күтәрде һәм Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршында юлларны ябып митинг оештырды. Шуннан соң хөкүмәт җитәкчеләре бәяләрне арттырмаган иде. Бу юлы хәлләр кайсы юнәлештә китәр, ул хакта киләсе программаларыбызда әйтелер.
XS
SM
MD
LG