Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ата-аналар “Татар кызы”ннан риза түгел


Бәйгедә җиңгән Киров районы кызы Гөлназ Исмәгыйлева
Бәйгедә җиңгән Киров районы кызы Гөлназ Исмәгыйлева

Казанның “Татар кызы-2010” бәйгесе тәмам. Финалда катнашкан кайбер кызларның әти-әниләре жюри рәсми булмады дип нәтиҗәләрне кире кагу эшен башларга җыена. Оештыручылар исә аларны иң абруйлы кешеләр сайлады ди.


Казандагы мәктәпләрдә югары сыйныфта укучы кызлар арасыннан иң яхшысын сайлап алу өчен жюриның бик озак тарткалашканын кызлар да, залдагылар да сизде. Бәйгедә катнашучылар да, тамашачы да арып бетте.

Туй үпкәсез булмый

Сер түгел, гадәттә мондый чарага килгән халык матур итеп куелган тамаша карарга өметләнә. Кызлар үзләренең осталыкларын күрсәтеп бетергәч, жюри урыннар билгеләр өчен башка бүлмәгә китте. Шул арада сәхнәгә чакырылган артистлар чыкты. Инде алар да җырлап бетерде. Иганәчеләрне дә, оештыручларны да 4нче тапкыр укып чыктылар. Хәйран гына вакыт үтте. Алып баручылар озакламый нәтиҗәләрнең билгеле булачагын игълан итсә дә, жюри күренмәде. Тамашачыларны 10 минутлык тәнәфескә тараттылар.

“Туй үпкәсез булмый, диләр. Кемнедер сайлаган вакытта һәркем үзенең фикерен беренче урынга үткәрәсе килә. Һәркемдә дә ниндидер канәгатьсезлек тә калырга мөмкин”, дип белдерде әлеге бәйгедән соң Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге баш белгече Гөлназ Исмәгыйлева.

Жюри әгъзалары әйтүенчә, әлеге бәйгедә гран-прига ия булган Гөлназ Исмәгыйлева белән I урынга лаек булган Ләйсән Кашаповага мөнәсәбәттә тавышлар каршылыгы туган. Ике як та үзенә ошаган кызны иң шәбе дип дәлилләгән.

Жюриның бер өлеше

Гөлназда татар рухы ныграк чагылган

“Бәлки, Гөлназга караганда чибәррәк, аңа караганда тәмлерәк итеп ризыклар әзерләүче кызлар да булгандыр. Әмма аның сәхнәдә үз-үзен тотуы, телләр белүе, милли рухта булуы – алар һәммәсе татарлыкка да якынрак иде, татар рухын ныграк чагылдырды.

Ул кызлар гимназиясендә укып, халыкара бәйгеләрдә катнашып җиңеп чыккан кыз да. Безнең халкыбызны халыкара даирәләрдә дә данын яклаган, саклаган гүзәл кызларыбызның берсе”, дип белдерде бәйгенең икенче көнендә Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев.

Алып баручылар әлеге бәйге башында Разил Вәлиевне жюри рәисе дип игълан иткән иде. Әмма кызларга бүләкләр тапшырганда рәис сәхнәдә күренмәде. Разил Вәлиев “Азатлык радиосы”на үзенең рәис икәнлеген чарага килгәч кенә белүен әйтте. Бәйге төгәлләнгәнче үк, көндезге икедә утырыш үткәрү сәбәпле, ахырына кадәр тормаган һәм китеп барырга мәҗбүр булган. Аны рәислек итәсең дип алдан кисәтмәгәннәр.

Тамашачы

Халык ник ашыкты?

Китеп баручылар бер Разил Вәлиев кенә булмады. Кызларга бүләкләр тапшырып бетергәч тә, Филүс Каһиров башкарган татар кызы турындагы соңгы җыр башланганчы ук, Камал театры залының чирегендә генә кеше калган иде.

Тамаша беткәнче киемемне алып калыйм дип ашыгу – татар гадәтеме, әллә халык ризасызлык белдердеме, әйтүе кыен. Бу чарага килүчеләрнең күпчелеге бәйгедә катнашкан кызларның мәктәпләреннән укытучылар, сыйныфташлары һәм ата-аналар иде.

Бәйгенең икенче көнендә “Азатлык радиосы”на үзенең кемлеген эфирда белдерергә теләмәгән берәү шалтыратты. “Без бәйге нәтиҗәләрен чыгаручыларның вәкаләтләре булмаган дип протест белдерәбез һәм нәтиҗәләрне кануный түгел дип саныйбыз”, диде ул.

Шалтыратучы әлеге бәйгедә катнашкан бер кызның әтисе булуын әйтте. Әлеге фикерне хуплаучы әти-әниләрнең үзе генә түгеллеген, ә берничә булуын да белдерде. Дөрес, алар гран-при иясенә – Гөлназ Исмәгыйлевага һәм башка урыннарга каршы түгел. Әмма жюри исемлегенә алдан кемнәр расланган булуын һәм нәтиҗәне кемнәр чыгаруын бик беләселәре килә. Нәтиҗә түгел, ә нәтиҗәне чыгару эшенең рәсми булу-булмавы борчый икән.

Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов әлеге чара алдыннан иганәчеләрнең жюрига өстәлевен кире какмады. “Жюри фәрман белән расланган. Һәм алар татар җәмгыятенә бик танылган кешеләр”, диде Арсланов.

Бәйгедә катнашкан кызлар

Төп максат – милләтне саклау


“Татар кызы” бәйгесе Казанда 11нче тапкыр үтте. Гадәт буенча башкаланың үз районында җиңгәннәр финалга чыга. Быел да сәхнәдә 7 кыз иде. Гран-при һәм I урын алган ике кыздан калганнарга да “өлешләренә тигән көмешләр” эләкте. “Зыялы кыз” – Ләйсән Кашапова Вахитов районыннан. Идел буе районыннан катнашкан Лия Габдрахмановага “Сылу кыз” дәрәҗәсе бирелде. Совет районы вәкиле Айбикә Фәттәхова “Уңган кыз” буларак танылды. Авиатөзелеш районы кызы Диләрә Ибәтуллина “Сөйкемле кыз” буларак бәяләнде. Мәскәү районыннан Фирүзә Галимәрдәнованың “Ягымлы кыз” икәнлеге ачыкланды. Яңа Савин районы кызы Регина Тимербулатова “Зирәк кыз” дәрәҗәсен алды.

“Мәктәп укучылары арасында шундый бәйгеләр үткәреп, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, үзебезнең татар кызларына гына хас сыйфатларны башка буынга җиткерергә һәм җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиешбез. Төп максат – милләтне саклап калу, аның телен һәм тарихын белү”, диде Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин.

Кызларның бәйгедә җиңүе уку йортларына кергәндә ниндидер ташламалар бирми икән. Хадиуллин әйтүенчә, портфолиога салынган документлар арасында шәһәр бәйгесендә катнашкан һәм ниндидер урын алган документ булу ул бары тик плүс кенә.

Бәйгенең бер мизгеле

Ватанны элек ук-җәя белән сакласалар, хәзер гыйлем кирәк

Ирек Арсланов сүзләренчә, узган ел 10 еллыкка багышланган бәйгегә әзерләнгәндә алар кызларның җиңүдән соң булган тормышына күзәтү ясаган. Барсы да милләткә хезмәттә икән.

“Татар кызы – 2010” тарихны чагылдырган видео язма белән башланды. Ул ил өстенә яу килгәндә ватаннарын саклар өчен кулларына ук һәм җәя алган татар-болгар кызлары турында иде. Бүгенге бәйгедә катнашкан кызлар татарны саклау өчен иң беренче чиратта бик гыйлемле һәм бөтен яктан да килгән булырга тиеш, дип белдерә. Шул ук вакытта, узган елгы җиңүче Миләүшә Хәмидуллина сүзләренчә, телләрне белү дә зарур.

“Татар кызы күп телләр белергә, ә төп теле аның татар теле булырга тиеш. Универсиада уңаеннан инглиз телен дә белү зарур”, ди Миләүшә. Үзе ул актриса булырга хыяллана. Әмма башта юристлыкка укырга тели. Шуңа күрә, быел мәктәпне бетергәч Казан университетына керергә җыена.

“Бу бәйгедә катнашкан һәр бала, “Татар кызы”, я “Татар егете” булсынмы, үзләренең тормыш юлларында аны югары бәялиләр”, ди Ирек Арсланов.

Шәһәр бәйгесенә чыгу өчен татар кызлары башта мәктәпләрендә, аннан соң районнарында җиңәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG