Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә хөкүмәткә каршы сүз берләшүдә катнашканнарны кулга алу дәвам итә


Жирле матбугат кулга алулар берьюлы сигез вилаяттә, шул исәптән Анкара, Истанбул, Анталия һәм Измирдә уздырылды дип хәбәр итә.

Хәкимият вәкиле: “Тоткарлаулар “Эргенекон” дип аталган үтә милләтчел яшерен оешманы тикшерүләр кысасында алып барылды. Ул оешма әгъзәләре хәкимиятне урыныннан төшерү өчен төрле террорчыл гамәлләр белән шөгелләнгән. Аннан алда полиция шикләнелгән бер кешенең өендә тентүләр вакытында корал һәм шартлаткычлар табып алган”, дип белдерә.

Хәбәрчебез мәгълүматләренә караганда ел башыннан бу эш буенча 200гә якын кеше кулга алынган. Алар арасында журналистлар, адвокатлар, югары уку йорты укытучылары, хәрбиләр бар.

Бар гәепләнүчеләргә дә гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итү яный.

Оппозиция, бу кулга алуларны хәкимияттәге исламчыл партия үзенә ярамаган кешеләрдән котылыр өчен эшли, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG