Accessibility links

Кайнар хәбәр

Протест чарасы: кайбер оештыручылар катнашудан баш тарта


Русиянең Калининград төбәгендәге халык 20 март көнне коррупция һәм җитәкчеләрнең башбатаклыгына каршы гомум ризасызлык чарасына чыгарга әзерләнә. Гыйнварда шундый каршылык чарасына Калиниградта 10 меңнән артык кеше җыелган иде. Әмма бу юлы төп оештыручыларның да кайберләре хакимияткә каршы ризасызлык чарасына чыгудан баш тарта.

Константин Дорошок үз-үзенә шактый ышанган эшмәкәр. Үзенең оппозициягә керүен ул машиналар импортына бәйләп аңлата. Ягъни ул бермә-бер бар шартларны үтәргә тиеш булганда, Кремль белән таныш түрәләр моны җиңел генә башкарып чыгуы аның ачуын чыгара һәм ул хакимият башбаштаклыгына каршы урам чараларына кушылып китә.

Тиздән ул үзе дә протест чараларын оештыра башлый һәм оппозицион коалиция булдыра. Гыйнварда Дорошок соңгы дистә елдагы иң зур каршылык чарасын уздыра.

Салкын кышкы көнне үзәк мәйданга төбәк җитәкчелеге эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдереп, 12 меңләп кеше чыга. Әлеге протест чарасы Кремльне өркетте һәм ул сөйләшү өчен Калининградка җитәкчеләрне юллады.

Дорошок ник урам чарасында катнашмый?

Әмма ни гаҗәп, 20 март шимбә көнге каршылык чарасында Дорошок катнашмаячагын әйтә. Ул хакимият тарафыннан алдан ялланган махсус кешеләр каршылык чарасы вакытында төрле тәртипсезлекләр оештырып, бәрелешләр тудырырга һәм нәтиҗәдә, милиция аның тарафдарларын кыйнарга, хәтта үтерергә дә мөмкин, дип бара.

Шимбә протест чарасы урынына ул төбәк губернаторы Георгий Боос катнашлыгында узачак телевизион фикер алышу тапшыруында катнашачагын әйтә.

Шәһәрнең икенче чигендә “Русия патриотлары” оппозицион фиркасенең штаб-фатиры бар. Аның җитәкчесе Михаил Чисалин төбәктә оппозицион партияне җитәкләргә ризалашкан чагында Дорошок утырган тишек диванны күрсәтә. Чисалин сүзләренчә, Дорошок бернинди дә сәяси партиягә кермәгәнгә, берничә мең кешене җыя алган.

Әмма Чисалин Дорошок хакимият тарафыннан психологик басымга биреште дигән фикердә тора.

“Губернатор безнең очрашу вакытында катгый таләп куйды: я инде без уртак тел табып төгәл мәсьәләләр турында сөйләшәбез, я инде сез митингка чыгасыз, диде. Минемчә, губернаторның мондый очрашулар уздыруның бердән-бер максаты бары тик оппозицияне каршылык чарасын уздырмаска мәҗбүр итү булган”, ди ул.

Чисалин әйтүенчә, милициядә Дорошок белән берничә сәгать сораштыру уздырганнар. Шулай ук башка опппозиция вәкилләре дә шимбәгә каршы протест чарасы алдыннан салым инспекциясе һәм башка оешмалар тарафыннан эзәрлекләнүгә дучар булган.

Европа белән чагыштыру

Калилинградта яшәүче Павел Скатков сүзләренчә, күп кенә халыкның ачуы өлкә губернаторына юнәлгән. Кремльгә якын Георгий Боос элекке президент Владимир Путин тарафыннан 5 ел элек куелган иде. Кече эшмәкәр Скатков халыкка кризистан чыгуга ярдәм итәр урынына, Боос бәяләрне күтәрә, ди.

Боос пенсионер һәм ветераннарга ташламаларны киметте, Европадан импорт машиналарына салымны арттырды. Ә бу Калининград өчен иң керемле бизнес булып тора.

Оппозиция җитәкчесе Людмила Зелинская әйтүенчә, Калининградның Европага якын булуы халыкта чын демократик илдәге хәлләрне чагыштырырга мөмкинлек бирә.

“Бигрәк тә 90-нчы еллар азагында безнең Европа белән мәдәни багланышлар бик-бик акрын булса да үсеш алды. Ә анда гражданнар җәмгыяте шулкадәр алга киткән, хәтта ул инде хакимият белән бертигез сөйләшә дип әйтергә була”, ди ул.

Максатка ирешү

Дорошок исә халыкның аны тәнкыйтьләве аңлашыла, ди. Әмма шимбә протест чарасында кычкырып торуга караганда, таләпләрне телевизион тапшыру барышында җиткерү отышлырак дип саный.

“Беренче чиратта урамга нинди максат белән чыккан булсак, шуңа ирешүгә омтылырга кирәк. Ә гомумән коалициянең эшенә килгәндә, әлбәттә ул кеше хокукларын һәм иреген булдыру, шулай ук сәяси монополияне бетерү өчен көрәш”, ди ул.

Дорошук үзе митингта катнашмаса да, башка оппозиция җитәкчеләре шимбә көнне халыкны ризасызлык чарасына чыгарга өнди.

Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Калининградка инде омоннар белән очкычлар да килә башлаган.
XS
SM
MD
LG