Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Яңарыш" фонды тәкъдим ителде


Бүген Казанда “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр республика фондын тәкъдим иттеләр. Әлеге фондны оештыру тәкъдиме белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев чыккан иде. Аның акчалары Болгар һәм Зөяне торгызуга тотылачак.

“Комсомольская правда” хәбәр итүенчә, фондның җитәкчесе итеп президентның социаль мәсьәләләр дәүләт киңәшчесе булган Татьяна Ларионова билгеләнгән.

Фондка акча республика бюджетыннан киләчәк. Шулай ук анда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда катнашырга теләгән һәм кеше һәм оешма да акча күчерә ала.
XS
SM
MD
LG