Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә - "Ачу көне"


Русиядә бүген “Ачу көне” кысаларында төрле шәһәрләрдә хакимиятнең социаль-икътисади сәясәтенә каршы гомум протест чаралары уза.

Владивостокта митингка 2 меңнән артык кеше чыкты. Алар торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне төшерүне, җирле һәм ил җитәкчелеген эштән җибәрүне таләп итте.

Шулай ук Новосибирски, Ижау, Казан, Петербурда да митинглар оештырылды.

Мәскәү һәм Екатеринбурда акцияләрне машина йөртүчеләр үткәрде.

Русия эчке эшләр министрлыгы “Ачу көне”ндә 45 мең тирәсе кеше катнашырга мөмкин дип исәпли. Тәртип саклау өчен өстәмә меңнәрчә милиционер һәм хәрбиләр җәлеп ителгән.
XS
SM
MD
LG