Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Сарытауда “Ачу көне” кысаларында протест чарасын “Гадел Русия” төбәк фиркасе оештырды


“Азатлык” радиосының урыс редакциясе хәбәрчесе белдерүенчә, шәһәрнең читтәге Ленин районында узган чарада 300ләп кеше катнашкан. Мэрия Сарытау үзәк мәйданында акция уздыруга рөхсәт бирмәде.

Митингта катнашучылар торак-коммуналь хезмәтләргә бәя күтәрелү, шәһәр хуҗалыгының җимерелүеннән тыш, “Бердәм Русия” партиясе монополиясенә каршылык белдерде.

Шигарьләрдә “Бердәм Русия” эшләренә ышанмагыз” дип язылган иде. Чыгыш ясаучылар шәһәр хуҗалыгы җимерелүендә Сарытау хакимияте башлыгы, “Бердәм Русия” вәкиле Вячеслав Сомовны гаепләде.

Акция аны эштән җибәрүгә чакырган имза җыю белән төгәлләнде. Оештыручылар 27 март көнне узачак митингка кеше күбрәк киләчәген белдерә.

Аннан алдарак - 26 март көнне Коммунистлар фиркасе тарафдарлары митингы узачак.

XS
SM
MD
LG