Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саранскида каршылык чарасында меңләп кеше катнашты


Мордовия башкаласы Саранскида меңләгән кеше торак өчен түләүләрнең артуына һәм җирнең канунсыз хосусыйлаштырылуына каршылык белдерер өчен урамнарга чыкты. Протест чарасын “Яблоко” фиркасенең җирле бүлекчәсе оештырды.

Фирка башлыгы Сергей Митрохин чарада чыгыш ясап шәһәр хуҗалыгында булган ришвәтчелектә “Бердәм Русия” гаепле, диде.

Урам җыенында катнашучылар резолюциядә “Бердәм Русия” һәм шәһәр җитәкчелегенә ышанычсызлык белдерде, коррупциягә каршы көрәшергә чакырды һәм Мордовия башкасы мэрын турыдан туры халык сайлау турындагы канунны кире кайтаруны таләп итте.
XS
SM
MD
LG