Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсендә балаларның агулануында хакимиятләр гаепләнә


Русия президентының бала хокуклары өлкәсендәге вәкиле Павел Астахов Амур өлкәсендә балаларның агулануында гаепле булганнар өчен җәза таләп итәчәген белдерде.

Җомга көнне өлкәнең Новобурейск район үзәгендә мәктәп-интернатның 16 яшькәчә 38 укучысы агуланып хастаханәгә салынган.

Астахов сүзләренә караганда, балалар ашамлыкларның сыйфатын контрольдә тоту – дәүләт идарәсенең эше.

Интернат тикшерүгә ябылган.
XS
SM
MD
LG