Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл Хач: дөнья буйлар 880 миллион кешенең чиста су эчү мөмкинлеге юк


Кызыл Хачның халыкара комитеты дөньяда 880 миллион кешенең эчә торган чиста су куллану мөмкинлеге юк, ә инде 2 миллиард 700 миллион кеше санитар-һигиена шартлары булмаган хәлдә яши, дип белдерде.

Бу белдерү Дөньякүләм су байлыклары көне уңаеннан эшләнгән, быел ул эчә торган суның сыйфатына багышланган.

Кызыл Хач мәгълүматләренә караганда, үсеше әле генә башланган илләрдә авырып хастахәнәгә керүчеләрнең 50% пычрак су кулланган, начар шартларда яшәгән.
XS
SM
MD
LG