Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Өч тиенлек файда, биш тиенлек зыян”


Татарстан фермерлары берлеге рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр саны 35 мең кешегә кимегән. Булган хуҗалыкларның да күбесе файдасызга эшли икән.

Ниһаять Казан Кирмәне янында төзелгән, Татарстан игенчеләре сараеның сере ачылды. Фермерларның унынчы юбилей җыелышында, бу бинаның төзелешенә 2,2 миллиард сум киткәне билгеле булды. Бу мәгълүматны Дәүләт шурасының, экология, табигатьне куллану һәм аграр мәсьәләләр комитеты башлыгы Валерий Васильев әйтте.

Фермерларны исә, бу сан шаккаттырды. Чөнки былтыр корылык булу сәбәпле, алар республика хөкүмәтеннән нәкъ менә шул күләмдә ярдәм сораган булган. Әмма бернинди ярдәм күрсәтелмәгән. Бәхәсләр зурга китмәсен дип, Васильев игенчеләр бинасының тулысынча федераль үзәк хисабына салынуын әйтте.

“Министр качып ятамы?”


Фермерлар зур җыелышта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның катнашмавына да ризасызлык белдерде. Залдан “Ник министр килмәде? Качып ятамы”, дигән сүзләр дә ишетелде. Аның каравы, министр урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов: “Качып ятмый, эшлекле сәфәргә китте”, диде. Аның фикеренчә, быел фермерлар җитештерү күләмен икеләтә арттырырга тиеш. “Бу эшләрдә министрлык фермерларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Кемдер комачаулый икән, турыдан-туры миңа шалтыратыгыз”, диде ул.

Фермерлар файдасыз эшли

Татарстан фермерлары берлеге рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр саны 35 мең кешегә кимегән. Булган хуҗалыкларның күбесе файдасызга эшли икән. Моның сәбәбен ул, министрлык тарафыннан авыл хуҗалыгы товарларына билгеләнгән бәянең түбән булуына бәйли. Аның сүзләренчә, хәзер фермерлар икмәк белән сөтне бернинди табышсыз сата. Фермерлар хосусый ширкәтләр белән эшләгәндә генә, үз товарына 2 сум өсти ала. Аның каравы бу тармактагы җитештерү күләме соңгы 10 елда бермә-бер арткан.

Байтиремов сүзләренчә, республикада авыл хуҗалыгына 2 миллион 214 мең гектар җир бирелгән. “Әмма Татарстанда буш ятучы җирләр һәм фермалар бихисап әле. Бу мәсьәләне хөкүмәт хәл итергә тиеш”, ди ул.

Шулай ук фермерлар берлеге башлыгы хөкүмәттә кабул ителгән 2009-2012 елларда авыл хуҗалыгы тармагын ныгыту турындагы программасының бөтенләй финансланмавы уңаеннан борчыла. Чөнки узган елгы да, быелгы бюджетта да әлеге программаны финанслау каралмаган.

“ВАМИН” кече эшмәкәрләргә тиң


Моннан тыш фермерлар дәүләт заказын алуга бәйле көрәштә, кече һәм урта эшмәкәрләр белән беррәттән “ВАМИН” кебек эре ширкәтләрнең дә катнашуыннан канәгать түгел. “Көчләр тигез булмаганда, бу көндәшлекне тигез дип әйтеп булмый”, ди алар

Татарстан һәр ел миллионлаган тонна икмәк җыеп, Русиядә авыл хуҗалыгы тармагында алдынгы төбәкләрдән саналса да, әлегә республика фермерлары хөкүмәттән канәгать түгел. Күбесе өч тиен файда, биш тиен зыянга эшли.
XS
SM
MD
LG