Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТЮРКСОЙ Төркиядә Нәүрүз бәйрәме уздыра


21 марттан 23 мартка кадәр Төркиядә ТЮРКСОЙ оешмасы бик зур күләмле итеп, Нәүрүз бәйрәмен уздыра.

Төркиянең бәйрәм чаралары узачак күп кенә шәһәрләренә төрки дәүләтләрдән иҗат коллективлары килә. Татарстаннан бу бәйрәмгә Түбән Камадан “Нардуган” төркеме барырга тиеш.

Моннан башка 29-30 мартта ТЮРКСОЙның генераль секретаре Дүсән Касеинов, ЮНЕСКОның Европа берлегендәге идарәсендә Нәүрүз бәйрәмен тәкъдим итүне үткәрәчәк.

Бу чаралар Нәүрүз бәйрәмен ЮНЕСКО-ның мәдәни мирасы исемлегенә кертү чаралары кысасында узачак. Ул карар 24 ил тарафыннан Гәрәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә 2009 елның 30 сентяберендә кабул ителгән иде.

Бу чараның ижат өлешендә Нәүрүзгә багышланган тамаша белән Татарстанның жыр һәм бию ансамбле дә чыгыш ясаячак
XS
SM
MD
LG