Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яңарыш” вакыфы җиң сызгана


Татарстан президенты вазыйфасыннан киткәннән соң, Миңтимер Шәймиев үзенең Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнәчәк. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр торгызу вакыфы тәкъдим ителде.

Бу эш ай элек башланып китүгә ике ай да үтмәгән әле. 23 гыйнварда Миңтимер Шәймиев Мәскәүдән кайтып, үзенең президентлыктан китүе турында журналистлар алдында чыгыш ясады. Ялга чыккач, өйдә тик утырып булмый, Идел буенда урнашкан Шәһри Болгардагы һәм Зөя утравындагы тарихи һәйкәлләрне тергезү минем өчен күңел эше дигән иде ул.

Соңрак президентлыктан киткән Шәймиев дәүләт киңәшчесе вазыйфасына да тәгаенләнгәч, Миңтимер Шәймиевнең вакыты җитәр микән дигән шикләр дә туды. Ни дисәң дә, дәүләт оешмаларының эшчәнлегенә кирәкле ярдәм күрсәтү, президентка терәк булу шактый мәшәкатьле эш.

Иҗтимагый вакыфка акча җыеп, зур күләмле эш башкаруның никадәр четерекле икәне һәркемгә мәгълүм. Болгар фонды оешып, яр буенда чатыр-ашханәләр корып, лотереялар сатып, хәрабәләрне төзекләндерү белән шөгыльләнде, акчалар җыелды. Боз кузгалды дигән тәэсир калса да, Болгар проектын күтәрергә ул вакытта көч җитмәде. Бер үк чорда икенче тапкыр шушы бөек эшкә алынган Татарстан өчен бу яңа имтихан, зур сынау.

Шимбә көнне "Пирамида" тамашалар залына тарихи һәйкәлләрне торгызу вакыфының тәкъдим ителүе турында киң җәмәгатьчелек белми дә калды. Чөнки монда химаячеләр шурасының әгъзалары, дәүләт һәм хуҗалык оешмалары җитәкчеләре, тарихчылар, музей белгечләре аерым исемлек белән генә чакырылды. 1000 кеше сыйдырышлы "Пирамида" залында үткән бу чараның мәсләге һәм мәдәни бизәлеше бернинди гадәти тамашалар белән чагыштырырлык түгел иде.


Яңа фиркә оешканда була торган дулкынлану һәм билгесезлек, абруйлы һәм көчле шәхесләрнең тарихи һәйкәлләр турында кайгырту максатында очрашуы гадәти хәл түгел. Бу юлы рухи эчтәлекле химәячелек эшенә юнәлдерелгән президент ялга чыккач түгел, ә хакимият дилбегәсе үз кулында чагында шушы проектны башлап җибәрде.

Чара “Яңарыш” вакыфының эмблемасын тәкъдим итүдән башланды. Экранда Шәһри Болгар һәм Зөя диварлары, тарихи вакыйгалар мавыктыргыч итеп күрсәтелде. Җыр, бию осталары тарихи темага әдәби-музыкаль тамаша күрсәтте. Аннары сәхнәгә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев чакырылды.

Ул Алтын Урда дәүләтенең беренче башкаласы булган Шәһри Болгар, Ислам диненең монда кабул ителүе, Зөя утравындагы тарихи һәйкәлләрнең әһәмияте турында сөйләде.

Аларны тергезү турында Петр патша фәрманы да чыккан булган. Әмма хәзер бу эшләрнең әһәмияте тагын да арткан. “Болгар белән Зөя территориясендә кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга, тарихи һәйкәлләрне төзекләндерергә һәм туристлар килеп карарлык итәргә кирәк”, дип белдерде Татарстан президенты.


Президент һәр татарстанлының бу изге эштә катнашырга һәм зур кыйммәткә ия һәйкәлләрне яңадан торгызуга үз өлешен кертү мөмкинлеге булуын аеруча билгеләп үтте. Болгар белән Зөя һәйкәлләрен яңадан торгызу дәүләт, бизнес, дини һәм җәмәгатьчелек оешмалары өчен зур уртак проект булачак, дип ышана Миңтимер Шәймиев.

“Яңадан торгызылган Болгар белән Зөя кешеләрне рухи тарту урыны булырга тиеш. Безнең уртак күркәм эшебезне замандашларыбыз һәм яшь буын тиешенчә бәяләячәк. Без эшкә тотынгач уңыш киләчәгенә ышанам”, диде Шәймиев.

Болгар белән Зөя һәйкәлләрен яңадан торгызу проекты Русия җитәкчелеге – Русия президенты Дмитрий Медведев белән премьер-министр Владимир Путин тарафыннан хуплау тапкан. "Финанслау паритетлы нигездә федераль үзәк белән республика арасында гамәлгә куелачак", дип белдерде Миңтимер Шәймиев.

Республика илбашы сүзләренчә, проектка бизнес бергәлекләренең ярдәме дә кирәк, алар һәрвакыт Татарстанда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга булышып килде. Зур иганәчеләр үзләре риза булып аерым объектларны торгызуны үз өсләренә алса әйбәт булыр иде. Бу объектларны 2010–2011 еллар дәвамында тапшыру ниятләнә.


“КамАЗ” җитәкчесе Сергей Когогин үз чыгышында, читтә калырга ярамый торган эшләр бар дип билгеләп үтте һәм Татарстан президентының Болгар белән Зөя һәйкәлләрен торгызу инициативасын хупларга чакырды.

“Бәхетле” ширкәте җитәкчесе Мөслимә Латыйпова тарихи һәйкәлләр торгызуга өлеш кертеп, 1 миллион доллар күләмендә хәйрия эшләре башкарачак. “Татнефть” ширкәте исә ике елда 400 миллион сум күчерергә ышандырды.

Бу чарада фондка ярдәм итүне хуплап Дәүләт Эрмитажы җитәкчесе Михаил Пиотровский да видеомөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, республика территориясендә мәдәни һәйкәлләрне саклау Татарстанга гына түгел, ә бөтен Русия өчен мөһим. Болгар белән Зөя һәйкәлләрен торгызу проекты – ул бөтен Русия төбәкләре өчен яхшы үрнәк.

Әлеге тәкъдим итүдә Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Федераль оешмаларның Татарстан идарәләре җитәкчеләре, административ ресурсларны тотучылар да катнашты. Аларның иң зурысы - яңа сайланган президент Рөстәм Миңнехановның планнары һәм гамәлләре һәркемне кызыксындырды. "Пирамида"да үткән чараның ахырында Рөстәм Миңнеханов сәхнәгә күтәрелде.

“Яңарыш” вакыфын ачу – мәдәни мирасны яңадан торгызу эшендә җитди адым. Проект күп көч һәм финанс ресурслар таләп итә. Татарстан хөкүмәте фондны финанслау кысаларында 400 миллион сум бүлеп бирде, акча күчерелгән инде.

Бу максатларга юл һәм торак төзелеше инвестицион программалары кысаларында шулай ук 200 миллион сум каралган. Хәзер федераль акчаларны җәлеп итү буенча зур эшләр башкарыла. Бүген бик җитди һәм зур программа старт ала. Президент Миңтимер Шәймиев башлап җибәргән проектның уңышлы булуына шигем юк”, диде Рөстәм Миңнеханов.
XS
SM
MD
LG