Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Иранны дәүләт цензурасын гамәлдән чыгарырга чакыра


Европа берлегенә кергән 27 илнең тышкы эшләр министрлары Иранны дәүләт цензурасын гамәлдән чыгарырга чакыра.

Аларның бергәләп кабул иткән мөрәжәгатендә, Иран хәкимиятләре читтән тапшырылган телевидение һәм радио тапшыруларын томалауны һәм Интернетны контроль итүен туктатырга тиеш диелгән.

Иранда узган ел президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат яңадан президент булып сайлангангач, хәкимияткә каршы урам жыеннарын көч белән туктатканнан соң, илнең хәкимияте басымны массакүләм мәгълүмат чараларына каршы башлады.
XS
SM
MD
LG