Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һилари Клинтон: Израиль гамәлләре вазгыятне жайга салуга киртә куя


АКШ дәүләт секретаре Һилари Клинтон яңадан, Израильнең Көнчыгыш Иерусалимда йортлар төзелешен дәвам итүе, Якын Көнчыгышта тынычлык сөйләшүләренә киртә куя, дип белдерде.

Шул ук вакытта дүшәмбе көнне Вашингтонда Америка-Израиль комитетының ижтимагый эшләр конференциясендә чыгыш ясаган Клинтон, Израиль белән фикер төрлелеге килеп чыгуга карамастан, Кушма Штатлар бу илнең иминлеген саклауда үзләренең жаваплылыгыннан ваз кичмиләр, дип ассызыклады.

Израиль премьер министры Биньямин Нетаньяһу Вашингтонның, басып алган жирләрдә төзелешне “туңдырырга” дигән чакыруларына карамастан, хәзерге вакытта Кушма Штатларда сәфәрдә.

Клинтоннан тыш ул президент Барак Обама белән дә очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG