Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан татар батырларын туплады


Бу көннәрдә Чуашстанда татар көрәше ярышы узды. Әлеге чараны Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды. Мохтарият татар көрәше бәйгесен беренче ел гына оештырмый. Көрәш бәйгеләрдән генә тормый, аның өчен әзерлек тә җирлек тә кирәк бит.

Урмай баш күтәрә

Мохтарият бүләкләренә оештырылган татар көрәше бәйгесе, Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы булып кына калырга теләмәгән, инде Шыгырдан кебек татар көрәше гел үтә торган авылларның да “борынына төртеп” килгән Урмай авылында узды.

Урмай горурланырлык әйберләргә бай авыл. “Урмай моңы”, “Арт-MEDHIA” бәйгеләре, бөтен татар дөньясына танылган “Мишәр” ансамбле... Боларны барысын да бер бина үзенә туплап тора – Урмай авылы мәдәният йорты. Ә әлеге бинаның рәсми исеме “Урмай авылы иҗтимагый-мәдәни үзәге”.
Күп кенә чаралар шунда уза.

Мондый үзәкләр, биналар бар авылларда да бар анысы. Ләкин аларга җан кертеп торучы кеше кирәк. Урмай да бу вазыйфаны Чуашстан татар мотарияте шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов башкара.


Көрәштә - күргәзмә


Фәрит Гыйбатдинов эшләрне комплекслы алып барырга тырыша. Менә мәдәният йортында татарча көрәш уздырыласы көнне дә Чуашстан татарларының танылган рәссамы, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Вәгыйзь Камалетдиновның рәсемнәреннән торган күргәзмә оештырылды. Янәсе, көч беләктә генә түгел, көч йөрәктә дә, егетләр. Урмайлар шуны күрсәтергә теләде. Килеп чыкты.

Хуҗалар өченче

Татар милли-мәдәни мохтарияте уздырган көрәштә 11 такым катнашты. Такымнар Чуашстанның Комсомол һәм Батыр районнарыннан гына булмыйча, Татарстанның Чүпрәле, Сембер өлкәсенең Цильна районнарыннан да килгәннәр иде. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге татарча көрәш бәйгесендә чуаш халкы яшьләре дә бил алышты.

Көн дәвамында11 төрдәге авырлыкларга бүленеп көрәшкәннән соң, җиңүчеләр ачыкланды. Гомумиләштереп, такымнар арасында җиңүчеләрне санагач, Шыгырдан такымы беренче, Тукай икенче, урмайлар үзләре өченче булып калды.


Чапай һәм татар көрәше

Татарча көрәш турнирының төп химаячесе Русия татар авыллары берлеге рәисе, Чуашстан татар мохтарияте башлыгы Рәшит Сәнҗәпов булды. Гомумән, соңгы вакытларда республикадагы күп кенә татар чаралары Рәшит Сәнҗәпов тырышлыгы белән уза.

Урмайда узган татар көрәше бәйгесендә тагын бер кызыклы химаяче бар иде. Монысы татарга әллә ни кагылышы да булмаган, әмма татар көрәшен яраткан Геннадий Солин. Ул Чуашстанда В. И. Чапаев исемендәге иҗтимагый оешманы җитәкли. Күрәсең. әлеге чараның химаячесе булып, шул исәптән, “Чапай абыйга” бетеп барган игътибарны арттырмакчы булгандыр.

Чуашстандагы тагын бер татар оешмасы әлеге чарадан читтә кала алмады. Республиканың татарча көрәш Федерациясе турнирда шулай ук төп химаячеләрнең берсе иде. Әлеге Федерацияне соңгы елларда Шыгырдан егете Фәрит Чабатов җитәкли. Фәрит турнирны оештырган Урмай мәдәният йортына күнегү әсбаплары бүләк итте.


Көрәшләр, көрәшчеләр, көрәштерүчеләр...

Чуашстанда татар көрәше төшеп калганнардан түгел дигән идек. Бу чынлап та шулай. Республикада татарча көрәш Федерациясе уңышлы гына эшләп килә. Татар авылларының күпчелегендә көрәш секцияләре эшли. Дөрес, татарлар арасында ирекле көрәш тә популяр. Әлеге ике төр кәрәшнең дә бәйгеләре еш уза. Мәсәлән, Чуашстанның Батыр районында гына да 20 ләп төрле дәрәҗәдәге көрәш бәйгеләр оештырыла.

Күптән түгел генә Батыр районының Кыр Бикшиге авылы егете, Чечня сугышында һәлак булган Фирдус Камалетдинов истәлегенә багышланган, мәктәп укучылары арасында ирекле көрәш буенча яхшы узды. Бу ярыш та беренче кат кына узмый. Әлеге турнирда 150 ләп мәктәп баласы катнашты.

Апрель башларында Шыгырданда тагын бер көрәш бәйгесе узарга тора. Монысы да инде гадәткә кергән бәйге. Ул Дөнья кубогы иясе, танылган көрәшче, Шыгырдан егете Минсәет Таҗетдинов исемендәге бәйге.


Ел саен, Чуашстанда узган Сабантуйларында да татарча көрәш, табигый, иң күп тамашачы җыйган урын.

Чуашстанның олы буын көрәшчеләре дә, яшьләре дә республика югарылыгында гына көрәшеп калмыйлар. Татарстан, Русия чемпионнары булган күп кенә көрәшчеләр тәрбияли бу мишәр ягы.

Әлеге бәйгеләр дә, күнегүләр дә дәүләт ярдәменнән тыш оештырыла. Мәсәлән, Шыгырданның “Ак барс” исемендәге спорт бинасы Шыгырдан эшмәкәрләре акчасына тотыла. Көрәш секциясен анда Фәрит Чабатов җитәкли. Үзе дә эшмәкәр һәм көрәшче булган Фәрит, юк вакытын бар итеп, яңа буын татар көрәшчеләре әзерли.
XS
SM
MD
LG