Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт мохтариятенең 91 еллыгы уңаеннан урам җыены үтте


Уфаның Ленин мәйданында Башкорт мохтариятенең 91 еллыгы уңаеннан урам җыены узды. Аны башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы уздырды. Чарада шулай ук коммунистлар һәм Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары да катнашты.

Чарада катнашучы башкорт яшьләре “Күк бүре азатлык өчен!”, “Күк бүре 309нчы канунны бетерүне таләп итә!”, “Мөстәкыйльлексез киләчәк юк”, “Үз җиремә үзем хуҗа” дигән шигарьләр тотып торса, татар һәм урыслар “Ягулык-энергетика тармагын саткан акчаны казнага кайтарыгыз!”, “Русия конституциясенең эшләвен таләп итәбез!” һәм башка шундый төрле эчтәлекле шигарьләр белән коралланган иде.

Урам җыены башкорт егетләренең курай тартуы белән башланды. Артабан Уфа сәнгать академиясе студенты башкорт яшьләренә үгет белән чыкты. Ул яшьләрне эчмәскә, актив булырга чакырды. “Уфагуб” кебек кайбер бәйсез интернет сәхифәләрдә Зәки Вәлидине гаепләүләргә тәнкыйть белдерде, Зәки Вәлидине якларга чакырды. Урам җыенында чыгыш ясаган башкорт җәмәгатьчелегенең “Туган тел” оешмасы әгъзасы Гөлүсә Халикова да яшьләрне үз мәнфәгатьләре өчен актив көрәшергә чакырды.

“Ак тамыр” дип аталган башкорт мәгарифен үстерү оешмасы рәисе Ирек Агишев мәгариф проблемалары турында сөйләде: “Милли компонентны алып ташладылар. Без аны кире кайтару өчен мәхкәмәгә бирергә тиеш. Федерализм һәм ике яклы килешү өчен дә көрәшергә тиешбез”, диде.


Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рәмил Хөсәенов тигезлек турында әйтте: “Без Русиядәге бөтен төбәкләрнең бертигез булуы яклы. Шулай ук республика халкының тигезлеген таләп итәбез. Безнең республикада яшәүче халыклар арасында тигезлек җитәрлек түгел. Без шуның өчен көрәшергә тиеш”, диде.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда: “91 ел элек Совет хакимияте һәм Башкортстан арасында килешү төзелде. Бу Башкортстан республикасын тану булды. Башкорт дәүләтчелеген ныгытуның икенче адымы 1990 елның 11 октябрендә игълан ителгән мөстәкыйльлек булды. Ләкин 2000 еллардан Русиянең эчке сәясәте милли республикаларны бетерүгә йөз тота”, диелгән.


Резолюциядә түбәндәге юллар бар:

- Демократия һәм федератив мөнәсәбәтләрне бетерүгә алып барган, тоталитар режимга йөз тоткан Русиянең эчке сәясәтен хөкем итү.

- Халыкара хокук яклау оешмаларыннан Русиянең төп халыкларының дәүләтчелеген яклауны сорау.

- Башкортстан Президенты, Хөкүмәт җитәкчесе һәм Парламенты башларыннан Русия белән Башкортстан арасында ике яклы килешүне торгызуны сорарга.

- Русия дәүләт Думасыннан милли компонентны бетергән 309нчы канунны гамәлдән чыгаруны таләп итәргә.

- Башкорт милли герое Әхмәт-Зәки Вәлидине пычратучыларны җаваплылыкка тарттырырга.
XS
SM
MD
LG