Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә “Өмет”етең 20 еллыгы билгеләнде


1988 елның апрелендә аваз салган татар оешмасы “Туган тел” үзенең өч иң зур уңышы белән горурлана ала: Татар мәдәни үзәген тудыру, “Чишмә” телевизион тапшыруын ачып җибәрү һәм “Өмет” газетына нигез салу. Шушы көннәрдә "Өмет"нең 20 еллыгы билгеләнде.

Татар мәдәни үзәге бинасына килүчеләрне мәктәп балалары җыр-моң белән каршылыйлар. Шәһәрнекеләр генә түгел – авыллардан килгәннәр дә.

Бәйрәм үзе исә Мәләкәс шәһәрендә яшәүче күренекле милләттәшебез шагыйрь Равил Шәфигуллинның “Өмет”кә багышланган шигыреннән башланды.

"Шундый рәхәт миңа – өй түренә
Килеп кердең, газиз “Өмет”ем
Күпме еллар синсез яшәдем мин,
Күпме еллар сине мин көттем!

Аннан соң рәсми җитәкчеләр сүз тотты. Губернатор ярдәмчесе Сергей Давыдов Сергей Морозовның тәбрик хатын укыды һәм аның исеменнән редакциягә компьютер тапшырды. Җирле парламент вәкилләре дә аның рәисе Борис Зотов тәбрикнамәсенә бүләкләрен дә өстәделәр.

Чараны алып баручы Равил Шәфигуллин артабан “Өмет”нең алыштыргысыз җитәкчесе Исхак Хәлимевне сәхнәгә чакырды.

"Хәерле көн, ерак араларны якын итеп, өлкәбезнең барча авылларыннан гына түгел, мәркәзебез Казаннан, күршебез Самардан да килгән кунакларыбыз, “Өмет”ебезнең якын кешеләре, иганәчеләребез, газетабызны халык арасында таратучы почтальоннар, мәдәният хезмәткәрләре! Барчагызга да башымны иеп рәхмәт белдерәм. “Өмет”ебезне олылаган өчен, аны югары күтәргәнегез өчен, барчагызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын", диде ул.

“Өмет” тиражының быел янә 750 данәгә артуы өчен укучыларга да рәхмәт белдерде ул. Артабан урысчага күчеп, уңай карашлары өчен, җитәкче даирәләргә дә рәхмәт белдерде. Бигрәк тә редакциягә “Өлкәкүләм автоном учреждение” статусы биргәннәре өчен. Җирле сандугачыбыз Әлфия Рамазанова җирле авторларыбызның “Өмет” юбилеена багышлап язган җыры белән чыкты.

Артабан сүз Казан кунакларына бирелде. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи Ринат Закиров исеменнән мактау кәгазе тапшырды.

"БТК Русия төбәкләрендә чыгучы татарча газетлар арасында ел саен бәйге игълан итә. “Өмет” газеты даими рәвештә ел саен беренчеләр рәтендә урын били", диде Гөлназ Шәйхи.

Казаннар шулай ук Марат Моратов исеменнән тулы бер китапханә тәшкил итәрлек китаплар тапшырды. Ә сәнгать ягыннан бәйрәмне "Фәридә-Алсу" дуэты бизәде.

Өлкәнең мәгълүмат чаралары һәм гаммәви коммуникацияләр департаменты җитәкчесе Владимир Лучников “Өмет” хезмәткәрләре Равил Шәфигуллин, Римма Алькаева, Вадим Воеводиннарга һәм “Өмет”нең укучыларын ишәйтү ягыннан зур тырышлыклар күрсәткән Яңа Малыклы районы автономиясе рәисе Ильяс Мөхетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Өмет” бәйрәмендә ут күрше Самар өлкәсенең ”Бердәмлек“ газеты хезмәткәрләре исеменнән Миләүшә Гасабова һәм Разия Әюпова да тәбрик сүзе тотты.

Гомумән алганда, чыгышлар күп булды. Барча районнар автономияләре вәкилләре дә “Өмет”нең татар өчен җан ризыгы булуын ассызыкладылар. Бигрәк тә Мәләкәслеләр бай программа алып килгәннәр иде: җыр-моң белән дә, күркәм тәбрикләре белән дә. Барысы турында да сүз йөртеп булмый. Берничә гыйбрәтле мизгелгә генә тукталып үтәргә мөмкин:

"Өмет"нең беренче редакторы мәрхүм Галимҗан ага Насыйров истәлегенә бер минут тынлык игълан итү; Алда торган җанисәпкә әзерлек чаралары; "Өмет"нең мөхәррире Исхак Хәлимовка “2009 елның мәшһүр татары” исемен бирү.

“Туган тел” оешмасы өлкә татарларының милли үзаңын саклап калуда аеруча зур хезмәтләр күрсәткән милләттәшләребезгә “Елның мәшһүр татары” исемен биреп килде. Быел “Туган тел” идарәсе Исхак Хәлимовны дә шундый исемгә лаек дип табылды. Аңа бу турыда диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
XS
SM
MD
LG