Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәламәтлек реформасы АКШны икегә бүлде


Обама үзенең реформа планын аңлата
Обама үзенең реформа планын аңлата

АКШ конгрессының вәкилләр пулаты президент Барак Обама тәкъдим иткән сәламәтлек тармагын реформалау планын раслады. Ләкин җәмгыятьтә бүленеш юкка чыкмады. Республиканнар киләсе сайлауда күпчелеккә ирешкән очракта, бу канунны көчтән чыгарырга вәгъдә итә.

Президент Барак Обама Ак Йортка килгәннән бирле иң зур уңышына иреште дияргә була. Конгрессның вәкилләр пулаты сәламәтлек тармагын реформалау турында канун өлгесен кабул итте. Обама тәкъдим иткән документ өчен 219 депутат уңай, 212 – каршы тавыш бирде.

Әлеге канун нигезендә сәламәтлек иминиятенә ия булмаган 30 миллионнан артык американ шушы иминәткә ия булачак. Бу мәсьәләне чишүне Обама үзенең сайлау алды комапниясе вакытында вәгъдә иткән иде. Ак йортта ясаган чыгышында ул бу вакыйганы тарихи дип атады:

“Ахыр чиктә бу көн американ хыялы нигезенә салынган тагын бер таш булып тора. Безгә кадәр булган буыннар шикелле үк бүген без дә тарих таләбенә җавап бирдек. Кризис алдында ятып калмадык, җиңеп чыктык. Җаваплылыктан качмадык, кабул иттек. Киләчәктән курыкмадык, үзебезчә кордык.”

Шушы уңыш Обама һәм аның демократлар партиясенең бер еллык тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Республиканнарның каршы чыгуына карамастан, канун өлгесе ни бары җиде тавыш өстенлек белән булса да кабул ителде. Хәзер ул Сенатта тавышка куелачак. Президент аны шушы атнада ук имзаларга мөмкин.

Идеология аермасы

Сәламәтлек реформасы Вашингтон даирәләрендә иң зур бәхәсләр уяткан мәсьәләнең берсе иде. Республиканнар вәкиле Джефф Дэвис борчылуын белдерде:

“Мин бик нык борчылдым. Бу тавыш бирү Америкага мондый киләчәк китерә: авыр салым йөге, чамалы ярдәм, бәйләнчек бюрократия. Демократлар американ халкының карашын үзгәртә, аны социализмга таба өстери.”

Бу каршылыклар нигезендә идеологик аерма ята. Демократларның шигаре: “Сәламәтлек ул өстенлек түгел, һәркемнең хокукы”. Вәкилләр пулаты рәисәсе Нэнси Пелоси бу шигарне пулат мөнбәреннән кабат яңгыратты:

“Бер ел бәхәсләшкәннән соң, миллионлаган американның фикерен искә алып, без шушы тарихи карарга килдек. Бүген безнең җәмгыятебез өчен зур эш башкару, һәр американны сәламәтлек иминияте белән тәэмин итү форсатыбыз бар.”

Республиканнар исә сәламәтлек иминиятен һәркемнең үз эше дип саный һәм аңа мәҗбүр итүне кешенең шәхси эшенә тыкшыну дип атый. Өстәвенә бу адымга алдагы ун елда 900 миллиард доллар кирәк булачак, бу хөкүмәтне бурычка батырачак, ди алар.

Яңа канун нигезендә, американнарның күбесе иминият сатып алырга тиеш булачак, баш тарткан очракта акчалата җәза каралган. Аз керемле гаиләләргә түләунең бер өлешен каплау вәгъдә ителә.

Канунның күп өлешләре тулы көченә 2014 елда гына эшли башлаячак. Демократлар, болай озак көткәннән соң, җәмгыятьнең күңеле кайтырга мөмкин дип борчыла.

Республиканнар исә чигенергә җыенмый. Ноябрь аенда үтәчәк сайлауда күпчелеккә ирешкән очракта алар бу канунны көчтән чыгарырга вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG