Accessibility links

Кайнар хәбәр

Озын Куак ике бәйгене бер итеп уздырды


Чуашстанның Батыр районына керә торган Озын Куак авылында берьюлы ике бәйге узды. Алтынчы тапкыр оештырылган “Яңгырасын татар моңнары” һәм Батыр районы татар мәктәпләре арасында оештырылган өченче “Халкым рухы минем йөрәктә” дип аталган бәйгеләр бер сәхнәдә урын тотты. Аларны Чуашстан милли-мәдәни мохтарияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Батыр районы мәгариф идарәсе гамәлгә куйган.

“Көн саен булса да начар булмас иде...”

Чуашстанда татар бәйгеләре соңгы вакытта бик күп оештырыла. Әле бер ай элек кенә 23нче тапкыр Халыкара “Урмай моңы” татар эстрада җырлары бәйгесе узган иде. Мәүлид ае чаралары да марофон сыйфатында бөтен республика буйлап, төрле сәхнәләрдә узды. Күптән түгел генә Ринат Гайнетдинов истәлегенә чара узып, анда ел саен аның исемендәге бәйге узачагы игълан ителде.

Моннан тыш, “Арт-MEDHIA”, “Рамазан” фестивальләре ел саен уза. Быел “Татар моңы” дип аталган яңа фестиваль, “Уйнагыз гармуннар” чарасы да узарга тора дигән хәбәрләр бар. 37 мең татар яшәгән Чуашстан өчен болар артык күп түгелме?

“Юк, күп түгел, - ди Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов. - Милли чаралар ни чаклы гына узса да, алар күп була алмый. Чөнки безнең яклардагы халык тырыш. Үз көнен үзе күрә, тапкан малын исраф итми генә тормышын көйли, динен алып бара, мәчетләрен төзи.

Тырышкан халыкның күңелен дә күрергә рәхәт. Аннары бит, безнең күп кенә бәйгеләребез яшьләр арасында уза. Татар телендә, татар моңын саклап оештырылган чаралар, шул яшь буынны үзебезнең милли мохиттән ерак җибәрмичә тәрбияләү бит инде ул”, диде ул.

Рәшит әфәнде сүзләренә караганда, бүген милләтне, телне, милли рухны саклар өчен көн саен нәрсәдер эшләп кенә ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була.

"Чөнки тел мохитебез, милли мохит авылдан чыккач ук югала. Бер ТНВ каналыбыз бар, газет-журналларыбыз бар, Аллага шөкер анысы. Ләкин, шул ук вакытта дистәләгән телевидение каналы, ялтыравык газет-журналлар, йөзләгән радиолар рус телле мохит тудыра. Мин аларны начар димим. Ләкин, татар мохитен саклар өчен, без бүген шушындый бәйгеләр, дин, мәктәп, мәдрәсәләр аша гына булдыра алабыз”, диде Рәшит Сәнҗәпов.

Батыр белән чикләнмәде


Бәйге Озын Куак авылы мәктәбендә узды. Русиядә быел укытучылар елы дип игълан ителгәнлектән һәм Икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгы да булганлыктан, бәйге әлеге вакыйгаларга багышланды.

Бәйге өч номинациядән гыйбарәт иде: сугышта булган татар язучы-шагыйрьләренең иҗатларыннан, җыр-шигырьләреннән төзелгән сәхнә күренешләре, укытучыларга багышланган шигырь, җырлар һәм балаларның үз иҗатлары.

Озын Куактагы чарада чуаш авылларындагы мәктәпләр дә катнашы. Сәбәбе дә бар: Чуаш Согыты, Алманчы, Кошка Күләкәй, Тойси авылы мәктәпләрендә татар балалары да укый һәм аларга ана теле дәресләре керә. Алар лауреат булдылар.


Шулай ук, Озын Куак, Кыр Бикшиге, Урмай, Тукай, Кызыл Чишмә, Шыгырданның ике мәктәбе, Татар Шырты, Байтирәк, Татар Согыты, Чичкан авыллары мәктәпләре укучылары да чыгыш ясады, лауреат исеменә лаек булды. Шулай итеп, әлеге бәйгедә, Батыр районы чикләрен узып, Яльчек, Комсомол, Шомыршы районнарының 200 ләп укучылары да, җәмгысе 17 мәктәп катнашты.

Барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

“Сәләтләре үсә бара”


Бәйге ахырында “Азатлык”ка Чуашстан татар мохтариятенең Шура рәисе Фәрит Гыйбатдинов мондый бәя бирде:

“Әлеге фестивальдә катнашучы балаларның сәхнәдә тотулары бик үскән. Шигырь сөйләү, җыр җырлаулары, сәхнәләштерелгән әсәрләрне бик оста итеп уйный беләләр. Монда инде татар теле укытучыларының балалар белән югары сыйфатлы итеп, эшләрен яратып эшләүләреннән килә. Кем яхшы эшли, кем начар дип анализ ясыйсы килми, катнашучы укытучылар үзләре күрделәр.”

Кунак ашсыз булмый

Озын Куак соңгы вакытларда тәмам кунаклар кабул итәргә өйрәнеп бетте. Барлык катнашучыларга, укытучыларга Озык Куак мәктәбе сый-хөрмәт күрсәтте. Химаяче булып, республика татар мохтарияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов һәм үзе үк җитәкләгән “Тормыш” агрофирмасы булды.

Кунаклар дигәннән, Бөтендөнья татар конгрессында эшләүче Гөлназ Шәйхи дә кунаклар арасында иде.

Ректор – мактаулы авылдаш


Озын Куакта узган бәйге башка бер тантаналы чара белән башланды. Чуаш дәүләт университетын президенты Лев Кураковка Озын Куак авылының мактаулы гражданины дигән исем бирелде.

Озак еллар буе Чуаш дәүләт университетын җитәкләгән, берара республика хөкүмәте башлыгы да булып торган, хәзер университетның президенты исемен йөрткән Лев Кураков үзе дә шушы Озын Куак авылының бер “кисәге” булган Чуаш Ишәге авылыннан.

Әлеге авыл Озын Куакка терәлеп тора һәм бер җирле идарәгә карый. Быел, Рәшит Сәнҗәпов һәм озынкуаклар үз урамнарына таш юл җәйгәндә, әлеге авылны да бәхетле иттеләр – урамнарына таш җәйделәр.

Татар телен кайгырткан чуаш

Лев Кураковның татарлар алдында мактанырлык эшләре дә шактый. 1990 еллар башында үзе җитәкләгән Чуаш дәүләт университетының Батыр филиалын ачты ул. Филиал аякка баскач, шунда ук татар теле һәм әдәбияты бүлеген дә булдырды. Казан университеты белән килешү нигезендә, ел саен 15 ләп студентка, Казан галимнәре дәресләр бирделәр. Ә укуларының соңгы курсларын Казанда тәмамлый иделәр.

Кызганычка, татар теле һәм әдәбияты бүлеге бүген юк инде. Сәбәбе бер: тора-бара әлеге бүлектә укырга керүчеләр табылмады. Вакытында Сембер, Татарстанга да татар теле һәм әдәбияты белгечләре бирде әлеге бүлек.

XS
SM
MD
LG