Accessibility links

Пакыстан хәрбиләре АКШ белән стартегия турында сөйләшүләр башлады


Пакыстан армиясе идарә башлыгы генерал Әшфакъ Каяни Вашингтонда югары даирәдәге америка вәкилләре белән очрашты.

Рәсми хәбәрләргә караганда якшәмбе һәм душәмбедә Каяни АКШ саклану министры Роберт Гейтс, Берләшкән хәрби идарә башлыгы адмирал Майкл Маллен һәм АКШ хәрби көчләренең төбәк идарәсе житәкчесе генерал Дэвид Петреус белән сөйләшүләр уздырган.

Сөйләшүләрдә иминлек мәсьәләләре, иң беренче чиратта Әфганстан һәм Пакыстан чикләрендәге гыйсьянчылар белән көрәшү мәсьәләләре тикшерелгән.

Вашингтон белән Исламабад Үзәк һәм Көньяк Азиядә иминлек урнаштыру өчен “стратегик аралашуын” дәвам итәргә теләвен белдерә.
XS
SM
MD
LG