Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Әфганстанда НАТО боралагы казага эләккән


Бүген Әфганстанның Мәйдан-Вардак вилаятендә НАТО көчләре боралагы казага эләккән. Төрле хәбәрләргә караганда, анда кимендә 2 кеше яраланган.

Жирле хәкимиятләр, төрек хәрбиләренең төзекләндерү миссиясе урнашкан урында, жиргә утырган вакытта боралак калкулыктан шуып төшкән һәм капланган, дип хәбәр итә.

Әфганстанның күп кенә вилаятләрендә төрле илләрдән төзекләндерү миссияләре эшли. Андый миссияләргә хәрбиләрдән тыш, дипломатлар һәм сивил һөнәрле кешеләр дә керә.

XS
SM
MD
LG