Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:58

Социологик сораштыруларга караганда, 48% татарстанлы шешәдәге, бары тик 19% ы гына краннан аккан суны эчә. Калганнары фильтр белән куллана яки чишмә суы алып кайта. Ләкин белгечләр, шешәдә сатылган суны кайвакытта чиста түгел һәм стандартларга туры килми, ди.

Кеше 70% судан тора. Табиблар кеше көненә 1,5 литр су эчәргә тиеш, ди. Сорау туа: нинди су эчәргә? Төрле диетологлар күпләгән киңәш бирә. Кемдер сафландырылганны, икенчеләр катырылып эретелгәнне, өченчеләр сатып алып, башкалар фильтр аша чистартылган су эчәргә куша. Әмма эчәргә яраклы су турындагы бәхәсләргә берсе дә нокта куя алмый. Татарстанда су чыганаклары җитәрлек булса да, аларның бик сирәк суны гына эчәргә була икән.

Еш кына чит ил туристларының Татарстан суын шешәгә агызып, үзләренә белән алып китүен күзәтергә була. Янәсе, ул авырулардан дәвалый. Ләкин дәвалау үзенчәлекләре аның химик составыннан тора, ди белгечләр.

“Суның минерал составы, дәвалау үзенчәлекләре суның кайдан чыгуыннан тора. Теге яки бу минерал артык булса, бу сәламәтлек өчен аянычлы хәлгә дә китерергә мөмкин”, ди эколог Нәфисә Миңһаҗева.

Татарстанның Госалкогольинспекция бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Татарстанда 3700 гә ягын су чыганагы теркәлгән. Шуларның 3 меңгә якынын халык “эшкә җигә”. Әмма аларның бөтенесен эчәргә ярамый, ди алар. Кайбер суның катылыгы нормадан 7 тапкырга артык очраклар да булган.

“19 литрлы шешә суы – үлгән су”

Дөрес суны сайлау авыр булгач, бәлки бөтенләй шешәдә сатылган суны сатып алыргадыр. Әмма аны сатып алу да бик ышанычлы түгел икән. Госалкогольинспекция үткәргән бәйсез экспертиза күрсәтүенчә, 19 литрлы шешәдә сатыла торган сулар да кайвакыт сыйфатлы булмый икән. Алкогольинспекция хәбәр итүенчә, башка төбәкләрдән китерелеп, Татарстанда сатыла торган суның кайберләренең язылган составы дөреслеккә туры килми. Кайвакыт минерал күрсәткечләре 3 тапкырга кимрәк була, ди белгечләр.

Моңа карамастан, бу су сәүдә базарында иң кыйммәтлесе санала. 19 литрлы шешә иң ким дигәндә 110 сум тора. Әмма, сыйфатына карап, бер шешә су 250 сумга кадәр җитә. Бүген Казаннаң һәрбер ишегалдында булган “Святой ключ” су сату урыннарында суның бер литры бары тик 2 сум тора. Бәясенә күрә сыйфаты. Госалкогольинспекция үткәргән бәйсез экспертизада бу су сыйфаты буенча соңгы урыннарның берсен алган.

Крандагы су хуҗалыкта да яраксыз

Нинди су кала соң? Краннан аккан суны эчәргәме? Халык бу суны кер юарга да кулланып булмый, ди бит. Роспотребнадзор оешмасының баш эксперт белгече Илдар Миңнуллин, Казанның Совет районында су каты, ди. Әмма аларны халыкның краннан аккан суга зарлануы зур борчу уятмый булып чыкты.

“Халык гел зарлана инде ул. Аларга бит ялтырап тора торган чип-чиста су кирәк. Менә мин чынаяк алам да, краннан су агызып эчәм. Ул суны мин дә эчмәсәм, кем эчә инде? Шул кадәр куркыныч булса, белә торып эчмәс идем инде. Микробиология күрсәткечләре буенча суда патоген микрофлора һәм эчәк микроблары була. Эчәк микроблары бөтен суда да бар, әмма кран суында алар күбрәк булуына карамастан, су стандартка туры килә. Фатирга килеп җиткәндә, кайдадыр труба бозылулар аркасында бозылырга мөмкин. Элек Совет районында су бик каты иде, хәзер бу күрсәткечләрне киметәләр”, ди Миңнуллин.

Роспотребнадзор оешмасының баш эксперт белгече краннан аккан суны эчәргә яраклы дисә, Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы галимәсе Нәфисә Миңһаҗева моңа каршы төшә.

“Краннан килгән суны эчәргә ярый дигән сүз белән мин риза түгел. Бездәге суны эшкәртү ысуллары яхшылардан түгел. Моны бөтенесе дә белә, бездә суны хлорлыйлар, бу яхшы түгел. Хлор онкологик авырулар тудырырга мөмкин. Бик күп илләр моңа каршы чыкты. Мондый су эчкәнче, сулыктагы төче суны яхшы күрәләр. Казанда кран суының сыйфаты һәрвакыт начар булды”, ди эколог.

Нәфисә Минһаҗева үзе 19 литрлы шешәдә сатылган суга ышану белән карамый.

“Аларның сертификатлары да бар, әмма аларның бөтенесе дә ГОСТ таләпләренә туры килми. Шешәдәге су бөтен стандартларга да туры килә, ул яхшы дип әйтүе кыен”, ди ул.

Экология кафедрасы галимәсе үзе Әлки районында чыккан чишмә суы яхшы дип саный, һәм шуны куллана. 18 гасырда ук бу су иң яхшы дип саналган. Нәфисә Минһаҗева краннан килгән суны хуҗалыкта да кулланмый икән. Ул аны башта тондыра. “Банка төбендә җыелган яшел һәм сары ләм суның сыйфатын күрсәтә дә инде”, ди ул.

Кеше организмы 70% ка судан тора. Нинди сыйфатлы судан “торуы” үзебезнең кулда.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG