Accessibility links

Кайнар хәбәр

Светлана Изамбаева энесен балалар йортыннан алды


Казанда яшәүче Светлана Изамбаева озак һәм авыр мәхкәмәләрдән соң, үзенең бертуган энесен Чабаксардагы балалар йортыннан алуга иреште. Бу хакта Светлана мәнфәгатьләрен кайгырткан АГОРА оешмасы хәбәр итә.

СПИД белән авыруы сәбәпле, Изамбаевага тугыз ай чамасы үз энесен карау кире кагылып килгән иде. Бу мәсьәләне аның файдасына бары тик Татарстанның Югары мәхкәмәсе генә хәл итә алды.

22 мартта Саша Изамбаев үзенең 11 яшен Казанда, апасы өендә каршы алды. Моңа кадәр ул 5 ай Чабаксардагы балалар бакчасында булды, аннан алда исә Светлананың энесе аны асрамага алган гаиләдә яшәгән иде.
XS
SM
MD
LG