Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия шаһзадасе Чарльз Үзәк Европа сәяхәтен тәмамлый


Бүген Британ тәхете варисы Чарльз Үзәк Европага сәяхәтен тәмамлый.

Чехия башкаласы Прагада Чарльз һәм аның тормыш иптәше Камилла, җирле британ көллиятендә булдылар. Анда Чарльз Чехиянең элекке президенты, танылган жәмәгать эшлеклесе Вацлав Һавел белән дә очрашырга тиеш иде. Ләкин Һавелның авыруы нәтижәсендә ул очрашу булмый калды.

Анннан алда шаһзадә Брно шәһәрендә булды. Аңа анда тир-юнь мөхитне саклаудагы хезмәтләре һәм хәйрия эшләре өчен Масарик исемендәге университетның зур алтын медален тапшырдылар.

Үзәк Европа илләренә ясаган шушы сәфәре барышында британ шаһзадәсе Польша татарларының Крушиняны авылында да булды.
XS
SM
MD
LG