Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:16

Русиядәге кеше хокукларын яклаучы «СОВА» үзәге 2009 елда экстремизмга каршы кануннарны тиешсез куллану турында аналитик хисап чыгарды. Игътибар үзәгендә Татарстан һәм Башкортстан.

35 битлек бу хисапта экстремизмга каршы кануннар да, аларны кулланудагы җитешсезлекләр дә тәнкыйтьләнә.

«Без «Экстремистик эшчәнлеккә каршы» канунның уңышсыз һәм репрессив башлангыч булуын алдан ук әйтеп куйган идек. Һәм без үзебез «экстремизм» терминын беркайчан да кулланмыйбыз, чөнки начар юридик билгеләмә сәяси телдәге бу терминны бозды» диелә анда.

Хисапта бу канунның күп кенә өлешләренең моңарчы башка кануннарда да булганлыгына һәм бу канун гамәлдән чыккан очракта да аларның гамәлдә калачагына игътибар юнәлтелә. Сүз, беренче чиратта, нәфрәт нигезендә көч куллану белән бәйле җинаятьләр турында бара.

Шул ук вакытта фикер белдерү иреген чикләү нормалары турында да әйтелә. Мәсәлән, җинаять кодексының 280-нче һәм Чаллы татар хәрәкәте җитәкчеләренә каршы кулланылган 282-нче матдә. Бу чикләүләрне тарайту һәм конкретлаштыру кирәклеге әйтелә.

Хисапта экстремизмга каршы кануннар Русия конституциясен һәм Европа кеше хокуклары конвенциясен бозуда гаепләнә. Бу кануннарда фикер белдерү иреген чикләүнең демократик җәмгыятькә ярашсыз рәвештә язылганлыгы әйтелә. Кайбер чикләүләр зарур булса да, ул кануннарны бозган өчен артык кырыс җәза бирелә диелә.

Шулай итеп хисапта экстремизмга каршы көрәштә кеше хокукларын бозулар өчен беренче чиратта гамәлдәге кануннар гаепләнә. Теге яки бу хөкемдарны, түрәне һәм тәртип саклау хезмәткәрен ул кануннарны үтәгән өчен генә тәнкыйтьләү мәгънәсезлек диелә.

“СОВА” хокук яклау үзәге бу кануннарны “канунсыз антиэкстремизм” дип атый.

“Канунсыз антиэкстремизмның” икенче төре дип ул кануннарны үтәүдәге җитешсезлекләр атала. Мәсәлән, канундагы билгеләмәгә туры килмәгән гамәлләрне дә шушы канун белән җәзалау, яки билгеләмәне артык киңәйтеп куллану очраклары.

2008 елдагы кебек үк былтыр да канунсыз антиэкстремистик эзәрлекләүләргә сәяси оппозициядән бигрәк җәмәгать активитслары, киңкүләм мәгълумат чаралары һәм дини азчылыклар дучар булган.

Иң зур канунсыз басымга дучар булган сәяси төркемнәр дип рус, татар һәм башкорт милләтчеләре атала. Бу төркемнәрнең барысына да канунсыз ысуллар белән басым ясалган диелә.

Хокук яклаучы төркемнәргә яки активистларга карата да тиешсез рәвештә экстремизмга каршы канунны куллану омтылышлары булган, әмма былтыр алар уңышсыз тәмамланган.

2009 елда “социаль төркемгә карата дошманлык” уятуда гаепләп эзәрлекләү очраклары арткан. “Социаль төркемнәр” исә эзәрлекләүләрне оештыручыларның ихтыяҗларына карап билгеләнә. Бу мехнаизм, күрәсең, репрессияләр өчен иң универсаль» коралдыр диелә “СОВА” үзәге хисабында.

Экстремизмга каршы кануннар шулай ук вөҗдан иреген чикләү өчен дә бик куәтле корал буларак атала. Террорчылыкка яки куркыныч гамәлләргә бернинди бәйләнеше дә булмаган мөселман азчылыкларны эзәрлекләүләр дәвам итә диелә.

Узган елда ачык күренгән тагын бер проблем дип эктсремизмга каршы кануннарны интернеттагы эшчәнлеккә карата куллану проблемы атала. Чын җинаять кылучы кайберәүләр җәзага тартылмаганда, эшчәнлекләре тәртип саклау оешмаларының игътибарын җәлеп итәргә тиеш булмаган икенче берәүләргә төрлечә басым ясала диелә.

“Экстремизмга каршы көрәш” машинасы тизлеген арттыра бара. Күп кенә эшләр бу көрәштә катнашлык күрсәтү зарурлыгы аркасында гына ачылганга охшый”, - диелә хисапта.

СОВА үзәге белдерүенчә, 2009 елда бу машинаның киләчәктә кайбер юнәлешләрдә ничек эшләячәген күрсәтәчәк беренче үрнәкләр шактый булган. Ягъни былтыргы күп кенә мәхкамә эшләре киләчәктә башка эшләрдә үрнәк буларак кулланылачак.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Экстремизмга каршы кануннар еш кына чын канун бозу өчен җәзага тартырга сәбәп бирми торган тыныч сәяси оппозицияне бастыру коралы буларак таныла. Соңгы елларда моны раслаучы мисаллар шактый булган. Төрле оппозицион оешмаларга беренче чиратта экстермизмга каршы көрәш үзәкләре ашыгыч рәвештә игътибар үнәлтә.

Шулай да 2009 елда сәяси оешмаларга каршы мондый эзәрлекләүләр кимегән. Күрәсең бу илдә “төсле инкыйлаблар” булу куркынычының бетүе белән аңлатыла диелә.

Әмма Башкортстан былтыр бу өлкәдә үзенчәлеген күрсәткән. Республика хакимиятләрен тәнкыйтьләп килгән Ufagub.com сәхифәсенә бәйле кешеләрне сәяси оппозиция дип атап булмаса да, республика хакимиятләре аларны оппозиция дип бәяли күрәсең һәм сәхифәгә бәйле 5 кеше былтыр эктсремизмда гаепләүләр нигезендә кулга алынды.

Арпель аенда Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов җинаять кодексының 282 матдәсе нигезендә елъярым шатрлы җәзага хөкем ителде. Кашапов интернетта мәхкамә тарафыннан экстремистик дип бәяләнгән берничә мәкалә таратуда гаепләнде. Кашапов әйтүенә караганда, ул бу мәкаләләрнең берсен генә үзе язган. Анда ул православ дин әһелләренең Чаллы бала табу йортында дини йолалар үткәрүенә ризасызлык белдерә. Кашапов “Рус православ чиркәвен, Русия дәүләтенең төрле чорлардагы милли һәм дини сәясәтен тәнкыйтьли. Мондый тәнкыйть өчен җинаять җаваплылыгына тартырга ярамый”, - ди хокук яклаучылар.

“СОВА” үзәге чечен сугышчыларының интернет сәхифәсеннән алынган, Кавказны Русиядән аеру өчен көрәшкә чакыручы мәкаләдән башка Кашапов тараткан бер мәкаләдә дә экстремизм тапмаган.

Шул ук 282 матдә белән хөкем ителеп елъярым шартлы җәзага тартылган “Чаллы яшьләре” газеты баш мөхәррире Дамир Шәйхетдинов “Петр I-нең яшерен вәсыятьнамәсе” исемле мәкалә өчен нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепләнде.

Хокук яклаучылар фикеренчә, кайбер җирләрнең, шул исәптән Татарстан җирләренең Русиягә тыныч юл белән кушылмавын тәкърарлаучы бу мәкалә “гадәти антиколониаль чыгышлардан аерылмый һәм анда җинаять җаваплылыгына тартырлык берни дә юк”.

Хисапта 282 матдә нигезендә быел бер еллык шартлы җәзага хөкем ителгән Фәүзия Бәйрәмова һәм ул җитәкләгән Милли Мәҗлес эше дә мисал итеп китерелә.

Милли Мәҗлес утырышында кабул ителгән документларның, Татарстанны Русиядән аерырга чакыручысыннан кала, башкаларында экстремизм дип хөкем ителерлек бернәрсә юк, “СОВА” фикеренчә. Хәтта тыныч сепаратист өндәмәләрнең дә экстремизм дип бәяләнүенә Конституциядәге ачык итеп язылмау сәбәпче диелә. Анда “көч белән конституцион корылыш нигезләрен үзгәртү һәм Русиянең бербөтенлеген бозу” дип язылган. “Көч белән” дигән сүз беренче өлешкә генәме, яки икенчесенә дә карыймы, анысы ачык түгел.

Татарстанда Хизб ут-Тахрир әгъзасы булуда гаепләнгән 7 кешенең 4-8 елга төрмәгә ябылуы, 4 кешенең 3,6-5 елган шартлы җәзага хөкем ителүе дә, “СОВА” фикеренчә, экстремизмга каршы канунның дөрес кулланылмавына бер мисал. Аларның террор һөҗүме әзерләүдә гаепләнмәве, хакимиятне көч белән үз кулларына алырга җыенмавы, берсендә дә бернинди корал табылмавы, хокук яклаучылар фикеренчә, чынлыкта экстремистик эшчәнлек булмаганлыгын күрсәтә.

Хисапта “социаль төркем” билгеләмәсе проблемалы термин дип атала.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең элекке матбугат вәкиле, журналист Ирек Мортазинга карата хөкем карарын “СОВА” “елның экстремизмга каршы иң җәнталлы хөкем карарыдыр” дип атый.

Хокук яклаучыларны бигрәк тә 282 матдә нигезендә Мортазинны Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре” булган социаль төркемгә карата дошманлык һәм нәфрәт уяту гаепләве шаккатырган.

Республика хакимиятләре канун белән сакланган социаль төркем була алмый, югыйсә бу хакимиятне тәнкыйтьләүне тулысынча тыюга китерәчәк, бу Конституциягә каршы килә ди хокук яклаучылар. Ул гына да түгел, алар, киресенчә, мондый тәнкыйтьләү хокукын хакимиятләрнең башбаштаклыгыннан сакларга чакыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG