Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:38

24 март – бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Статистика күрсәткечләренә караганда, дөньяда туберкулез һәр ел 3 саен миллион кеше гомерен өзә. Туберкулез һәрвакыт хәерче һәм ач-ялангач кешеләр авыруы дип саналды. Ни өчен соң бүгенге, алга киткән тормышта да бу авырудан миллионлаган кеше үлә?

Үткән гасырның 80нчы елларында табиблар бу авыруны, “үткән елларның җәфасы” дип, аны куркыныч авырулар саныннан сызган, аны җиңүе турыда әйткән иде. Әмма 90нчы елларда чахотка авыруы көчле инфекция булып кире кайтты. 1993 елда бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу авыруны яңадан милли каза дип игълан итте. Хәзер 24 март бу чир белән көрәш көне.

Табиблар әйтүенчә, туберкулез барлык җәмәгать урыннарында да йога ала: кыйммәтле ресторанда да, эш урынында, базарда да. Авыруны йоктыру өчен иң куркыныч урын булып җәмәгать транспорты кала. Һәр туберкулез белән авыручы елына 10-15 кешегә Кох таякчыгы йоктыра.

Туберкулез – социаль авыру

Туберкулезга каршы хастаханә җитәкчесе Ленар Әхмәдуллин әйтүенчә, туберкулез авыруы тудыручы Кох таякчыклары җәмгыятькә зур куркыныч белән яный. Узган гасырлардагы кебек үк, бүген дә Кох таякчыклары җәмгыятьтә иң хәерче һәм көчсезләргә күчә. Авыру турыдан-туры халыкның социаль дәрәҗәсенә бәйле, ди табиб.

“Туберкулез авыруы үзенең куркынычлыгын югалтмады, һәм киләчәктә дә югалтмаячак. Чөнки бу авыру белән чирләүчеләр саны кимеми. Туберкулез – социаль авыру. Күзәтүләргә караганда, 1998 елгы дефолттан соң туберкулез белән авыручылар 1,5 тапкырга артты. 2001 елга кадәр артып килсә, аннан соң стабильләште. Туберкулез илдәге икътисади вакыйгаларга турыдан-туры бәйле”, ди Әхмәдуллин.

Дәваланырга теләмиләр

Туберкулезга каршы хастаханә җитәкчесе дәваланырга теләмәүче кешеләр күп, алар җәмгыятьтә куркыныч белән яный, ди.

“Бездә авыруны башкаларга йоктырырга мөмкин булган, ачык төре белән чирләүче кешеләр күп. Шуңа башкаларга алардан куркыныч яный. Җәмгыятьтән аерып алып булмаган авырулар бик күп. Алар һаман да өйдә, урамда йөрүләрен дәвам итә. Мондый очракта, без милиция хезмәткәрләрен ярдәмгә чакырабыз.

Дәваланырга теләмәгәннәрне канун рәвештә мәхкәмәгә бирәбез. Мәхкәмә карары белән мондый авыруларны хастаханәләргә дәваланырга җибәрәләр. Гадәттә алар дәвалауның икенче көннендә үк качып китәләр. Бу ысуллар файда китерми, нинди чаралар күрергә дә белмибез, без коралсыз”, ди Ленар Әхмәдуллин.

Татарстанда иң көчле дару әзерләнә

Татарстанда һәр 100 мең кешенең 58е туберкулез белән авырый. Хәлләр Бөгелмә, Кама Тамагы, Яшел Үзәндә аеруча мөшкел ди табиблар. Бу саннар шаккатырса да, Русиянең башка төбәкләрендә туберкулездан үлүчеләр саны Татарстаннан 2 тапкыр артык. Татарстан табиблары туберкулезга каршы Русиядә иң беренчеләрдән булып, көчле дару уйлап тапканнар.

“Татарстанда туберкулезга каршы иң көчле дару уйланып табылды. Әлегә ул сынаулар гына үтә. Дәвалауга кертелмәсә дә, ул үзен яхшы күрсәтә. Сынаулар, экспериментлар уңышлы бара. Мәскәү лабораториясе аны хуплады, тиздән җитештерә да башларлар. Ул Татарстанда уйланып табылган һәм чыккан дару булып саналачак”, ди табиб Әхмәдуллин.

XS
SM
MD
LG