Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Русия-Америка арасындагы «Start 2» килешүе Прагада имзаланырга мөмкин


Русия-Америка арасындагы стратегик һөҗүм коралларын чикләү турындагы килешү Прагада имзаланырга мөмкин.

Бүген Чехиянең тышкы эшләр министры Ян Коһоут, чехларга шул хакта АКШ президенты администрациясеннән мөрәҗәгать иттеләр, дип белдерде.

Килешүне имзалау көне әлегә билгеле түгел. Массакүләм мәгълүмат чаралары, бу инде апрель башында ук, Барак Обаманың Прагадагы чыгышының бер еллыгында булырга мөмкин, ул анда атом коралларын нык кыскарту программасын тәкъдим иткән иде, дип саный.

Элекке стратегик һөҗүм коралларын чикләү килешүенең мөддәте узган елның декабер башында чыкты.

АКШ белән Русия яңа килешү турында сүз алып бара. Шушы көннәрдә ике якның да тышкы эшләр министрлыклары килешүне әзерләү төгәлләнүгә бара дип белдерде.

XS
SM
MD
LG