Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа Паралимпиада каһарманнарын каршы алды


24 март көнне иртәнге якта Уфа халыкара һава аланы Ванкувердан зур җиңүләр яулап кайткан, икесенә берьюлы 10 медаль алган татар егете Ирек Зарипов белән Кирилл Михайловны каршы алды.

Һава аланында каһарман егетләрнең туганнары, спортка җаваплы җитәкчеләр һәм журналистлар бихисап иде. Ирек Зарипов, Ванкувердагы ярышларда иң беренче алтын медальне алучы буларак тарихта истә калачак. Ә, гомумән алганда, бу уеннарда биатлонда һәм чаңгы узышуларында катнашып, 4 алтын медаль һәм бер көмеш медаль яулады ул. Кирилл Михайлов та өч алтын һәм ике көмеш медаль алуга иреште бу паралимпиадада.

Уфа һава аланында Ванкуверда соклангыч батырлык һәм рух ныклыгы күрсәткән якташларыбызны тантаналы шартларда каршы алдылар. Башкортстан яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Александр Никерин Ванкувер паралимпиадасы батырларын ихлас күңелдән котлады һәм аларга киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырылачагын вәгъдә итте.

Ике спортчы да үзләренең тренерларына зур рәхмәтләрен җиткерде. Кирилл Михайлов хәтта үзенең тренерына көмеш медален бүләк итте. Ирек Зарипов та, бар уңышлары өчен, Стәрлетамак шәһәрендәге тренеры Рөстәм Батыровка һәм Уфадагы “Идел” инвалидлар клубы директоры һәм тренеры Фәнил Габдуллинга һәм башкаларга бурычлы булуын белдерде.

Ирек Зариповның әнисе Вәсилә ханым улының тиңсез уңышларына соклануын белдерде. “Ирек беренче медальне алгач та шатлыктан елый башлаган идем, ярышлар беткәнче шулай күңелем тулып йөрдем, - ди ул. - Туганнарыбыз да, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә телефоннан көндез дә, төн уртасында да шалтыратып котладылар. Безнең өчен зур теләктәшлек булды бу”.

Ирек Зарипов 25 мартта ук тагын юлга чыгачагын әйтте. Ул шушы көннәрдә генә “Сочи-2014” олимпиадасы илчесе итеп тәгаенләнгән иде. Сочида узачак Россия президенты каршындагы физик культура һәм спорт советының чираттагы утырышында катнашачак ул. Ә 30 мартта спортчыларыбыз Мәскәүгә оча. Анда алар ил президенты Дмитрий Медведев кулыннан дәүләт бүләкләрен алачак.

Апрель ае башында исә Ирек Зариповны тагын да киеренке бәйгеләр көтә - биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында катнашачак ул. Ә Уфа һава аланыннан Ирек Зариповны туган шәһәре Стәрлетамактан килгән күзне камаштырырлык ак төстәге лимузин алып кайтып китте. Аның ишекләренә “Без синең белән горурланабыз, Ирек!” дип язылган иде.

Ирек Зарипов чын-чынлап бу паралимпиадада каһарманлык үрнәкләре күрсәтте. Гарип килеш тә үз алдыңа зур максатлар кую һәм аларга ирешү мөмкин булуын исбатлады ул. Сау-сәламәт булып та тормыш авырлыгыннан зарланучыларга уйланырга урын һәм гыйбрәт бар...
XS
SM
MD
LG