Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур белән Һельсинки арасында поездлар декабрьдә йөри башлаячак.


Петербур белән Һельсинки арасындагы тиз йөрешле тимер юл хәрәкәте 2010 елның декабрь аенда ачылырга мөмкин. Бу хакта Русия премьер-министрының урынбасары Сергей Иванов белдерде.

2007 елның сентябрендә, Русия һәм Фин тимер юллары тарафыннан төзелгән уртак ширкәт, Франциянең машина төзүче Алстом ширкәтеннән 120 миллион евролык тиз йөрешле дүрт поезд сатып алу турында килешү имзалаган иде.

Ул вакытта, 350 кеше утырта алачак жиде вагоннан торган состав үз тизлеген сәгатенә 220 чакрымга кадәр арттыра алачак, дип хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG