Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

АКШ Дәүләт секретаре Вашингтонда Пакыстан белән сөйләшүләр башлады


АКШ дәүләт секретаре Һилари Клинтон Вашингтонда Пакыстанның югары даирәдәге вәкилчелеге белән сөйләшүләрне ачып жибәрде.

Клинтон, вакыты белән катлауланып торган ике яклы мөнәсәбәтләрдә яңа тарих башланды, дип белдерде.

Пакыстан вәкилчелеген тышкы эшләр министры Шаһ Мәхмүт Курейши һәм Пакыстан армиясе башлыгы генерал Әшфәкъ Каяни житәкли.

Сөйләшүләрнең төп темасы иминлек хакында булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG