Accessibility links

Брунәйнең дин эшләре министры алкоһол сатуга каршы чыга


Брунәй солтанатының дин эшләре министры Заин Зәрутдин, илгә килгән чит ил туристлары өчен генә исерткеч эчемлекләр сата торган урыннар булдыру планын тәнкыйтләп чыкты. Шушы мөселман илендә алкоһол эчемлекләрен сату һәм эчү тулысынча тыелган.

Солтанатның парламентында ясаган чыгышында министр Зәрутдин, исерткеч эчемлекләр теләгән туристлар "моны үз илләрендә рәхәтләнеп эшли ала, эчү генә түгел, теләсәләр - коена да ала" дип белдерде, әмма Брунәйдә дә чикләнгән урыннарда гына алкоһол сата башлауга кискен каршы чыкты.

Брунәй солтанаты дөньядагы иң бай илләрнең берсе санала, анда нибары 390 мең кеше яши.
XS
SM
MD
LG