Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Миңтимер Шәймиевның 20 еллык идарәсе Чаллы төбәге, андагы сәнәгать, иҗтимагый тормыш, милли хәрәкәт белән дә бәйле. Милли хәрәкәт вәкилләре заманында Шәймиев өчен терәк тә булды, тора-бара оппозициягә дә әйләнде. Милли хәрәкәтнең алгы сызыгында булган шәхесләр Шәймиев хакында хәзер нинди фикердә?

Миңтимер Шәймиев сәясәтендә Чаллы милли хәрәкәте эшчәнлеге дә заманында зур урын алып торгандыр. Ул Чаллы милли хәрәкәтенә таянды. Чаллылар аның башкарган эшләрендә терәк булды. Китәсе президентның нинди башкарган эшләре, гамәлләре хуплана, башкарган гамәлләрнең кайсылары тәнкыйтькә алына?

Фаик Таҗиев милли хәрәкәт эшенә кушылганчы, 22 ел Шәймиев белән бер фиркәдә, КПССта әгъза булып тора. Элекке фиркә һәм комсомол пропагандачысы. Берничә ел Чаллы ТИҮ рәисе булып эшли.

Ул Миңтимер Шәймиевның отставкага китүен таләп итеп, 1999 елда Чаллыдан Казанга кадәр җәяүле сәфәр оештыручыларның берсе. Татар мәнфәгатен яклап, Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән шәхес. Хәзер Милли Мәҗлес оешмасы рәисенең урынбасары.

“Шәймиев Казан шәһәрен төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Үзенең һәм туганнарының мәнфәгатьләрен кайгыртуны да күпмедер дәрәҗәдә аның казанышлары, дип бәялим. Тик аның татар халкына карата башкарган эшләрен казаныш дип әйтеп булмый. Кабул ителгән суверенлык турындагы декларацияне тормышка ашырмау, аны ниндидер рәсми булмаган ысуллар белән тотып тору, референдум нәтиҗәләреннән тиешенчә файдаланмау тулысы белән булмаса да, Шәймиев эшенә тискәре бәя бирә торган күренешләр.
Рәфис Кашапов


Уңай шартлар булып та, татар теле дәүләт теле статусында булуга карамастан, тиешле югарылыкка күтәрелмәде. Шәймиев нык торса, Путин имза куйган 309нчы канун тормышка ашмас иде. Тотрыклылык төшенчәсе, “Булдырабыз!” кебек шигарьләр әллә ни зур уңышка ирешкәннән түгел, алар рухны күтәрү өчен, иҗтимагый-сәяси шигарьләр генә булып калды, ни кызганычка”, диде Фаик Таҗиев.

"Без барыбыз да коллар"


Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов “Азатлык”ка, "Без барыбыз да коллар" дигән фикерен әйтте. Рәфис Кашапов - элекке эшмәкәр. Шәймиев идарәсе чорында бертуган Кашаповларның бизнесы таркатыла. 2002 елда Чаллы ТИҮе рәисе Кашапов каты кыйнала. Шуннан соң төрмәгә, психбольницага ябыла. 2009 елда ел ярымга шартлы хөкемгә дучар ителә.

“1552 елдан бирле татарларның чын дәүләт атрибутикасы булмады. Шәймиев президент булганнан соң үзебезнең тугра, аләм, конституция һәм җитәкчеләр булды. Ул идарә иткәндә, СССР таркалгач, башка халыклар белән бергә татар халкы да бәйсезлек өчен көрәшкә күтәрелде. Мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр ачылды. Татар теле үсеш алып, беркадәр югары күтәрелде. Хәтта кайбер урыс кешеләре дә татар телен өйрәнә башлады.

Чигенүләр дә булды: 1 сентябрьдән татар телендә укыту бетәргә мөмкин, тарихыбызның юкка чыгу ихтималы да бар. Мәчет-мәдрәсәләргә һөҗүмнәр булды. Байтак мөселманнар утыртылды. Сәяси-иҗтимагый оешма җитәкчеләрен эзәрлекләү башланды, хөкем эшләре бара. Борис Ельцин заманында табигый байлыклар, сәнәгать ширкәтләре Татарстан файдасына эшләде.

Дамир Шәйхразиев
Хәзер Татарстан байлыгы Мәскәүгә буйсындырылды. Без урыслар тарафыннан басып алынган халык. Барыбыз да коллар. Шул исәптән Шәймиев тә. Аның бары тик дәрәҗәсе югарырак һәм акчасы күбрәк”, дип саный Рәфис Кашапов.

Чигенешләрдә милли хәрәкәт тә гаепләнә

Дамир Шәйхразиев берничә ел Чаллы ТИҮе рәисе була. Аның әйтүенә караганда, ул үзе берничә тапкыр Миңтимер Шәймиев белән очрашып, милли мәсьәләләр турында сөйләшә. Хәзерге вакытта Д. Шәйхразиев БТИҮ пленумы әгъзасы. Ул, М. Шәймиевның китүе татар халкы өчен зур югалту, дигән фикердә.

“Шәймиев президент булганда, татар халкы уңышларга иреште, дөньякүләм танылды. Кол Шәриф мәчете аның башлангычы белән торгызылды. Татарстанның Русия белән ике яклы шартнамә төзүе татар халкының дәүләтле булырга лаек икәнен раслады. Дәүләт билгеләрен булдыру, мәчетләр төзү - зур гамәл. Аның уңай эшләре бик күп. Кем зур эшләр башкара, гаебе дә буладыр. Без чигенәбез, бәйсезлек алынмады, суверенлык булмады, диючеләр бар. Бу бит Шәймиевтән генә тормый.

Галимнәребез, дин әһелләре, халык бер рәткә басып, урам җыеннары уздырмый соңгы вакытта. Татар җәмәгатьчелеге, милли хәрәкәт, аның җитәкчеләре чигенешләрне булдырмас өчен Мәскәүгә каршылык күрсәтмәде, бу эшкә йомшак карады”, дигән мөнәсәбәтен белдерде Дамир Шәйхразиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG