Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җәмәгатьчелек оешмалары җанисәпне бойкотлау мәсьәләсен тикшерә


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары әгъзаларының уртак утырышы узды. Анда ике мәсьәлә каралды. Беренчесе - җанисәпкә әзерләнү, икенчесе - 20 март башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы уздырган каршылык чарасындагы Татар иҗтимагый үзәге әгъзаларының эшчәнлеге.

Җанисәп мәсьәләсендә җәмәгатьчелек оешмалары районнарда эшләү өчен эшче төркемнәр оештырды. Мили-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, татарларны башкортлаштыру уңаеннан барган кампаниягә каршы документлар җыя башлаганнар.

“Безнең хокукчылар Русиянең Генераль проокуратурасы һәм халык санын алу буенча хөкүмәт комиссиясе башы Собяниннарга җибәрү өчен документлар туплый”, диде ул.

Артабан җанисәпне бойкотлау-бойкотламау мәсьәләсе тикшерелде. Бу бик кызу бәхәсләр уятты. Рәмил Хөсәенов: “Башкортстан шартларында халык санын алуларның ничек үтүен беләбез. Алдан районнарга нинди милләт күпме булырга тиешлеге турында саннар төшерелә һәм шулай була да. Нәкъ сайлауларда “Бердәм Русия”гә тавыш җыйган кебек. Безнең ничек язылуга карамастан үзләренчә эшләячәкләр, шуңа иң дөрес юл бойкот”, диде.

Наил Хәкимов: “Безгә бойкот дип бик нык шауларга кирәк”, диде. “Русиядә теләсә нинди статистика ялган. Шуңа күрә бердәнбер юл бойкот. Ләкин аның тавышын дөньяга ирештерергә кирәк. Шуның белән узган җанисәпнең легитимлыгы шик астына алынырлык булсын”, диде Вил Латыйпов. Шамил Рәхимов исә: “Безне сарыкларны санагандай санаячаклар. Шуңа бойкоттан башка юл юк”.

Бойкотны яклаучылар күпчелек булса да, каршылар да булды. Танылган композитор Алик Локманов: “Бу мәсьәләгә бик уйлап эш итәргә кирәк. Бойкот дигәнебез черки тешләве генә булып чыгуы ихтимал. Шуңа моны җанисәп мәсьәләләре турында узачак фәнни-гамәли конференциягә калдырыйк”, диде.

Мәҗит Хуҗин: “Шулай ук апрельдә татар оешмалары әгъзаларының җанисәпкә багышланган уртак җыены була. Мин анда да карау яклы. Шәхсән, үзем, бойкотны хупламыйм. Бу милләт өчен хурлык булачак”, диде.

Утырышта катнашучылар бойкот мәсьәләсен тикшерүне алдагы утырышка калдырды. Икенче көн тәртибе буенча Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзаларының 20 март Уфада узган каршылык чарасындагы эшчәнлеген тикшерү булды.

“Күк бүре” оештырган ул чарада ТИҮ әгъзалары чыгыш та ясаган иделәр. Мәҗит Хуҗин татар иҗтимагый үзәгенең рәсми теркәлүе гамәлдән чыгарылу сәбәпле, андый чараларда катнашу дөрес түгел дип исәпли. Ул шулай ук татар җәмәгатьчелегенең "Күк бүре" уздырган чараларда катнашуын хупламавын да әйтте. Бу сүзләр өчен аңа шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде.

Рәмил Хөсәенов: “Мәскәү татар-башкортларны махсус каршы куя. Сез алар тегермәненә су коясыз. Без аек акыллы бөтен халык уртак фикергә килергә, урыс шовинизмына каршы бергә көрәшергә телибез”, диде.

Әлеге мәсьәләгә дә бер фикергә килү булмады. Шулай да андый чараларда катнашкан очракта, үз шәгарьләребез белән әзерләнеп бару кирәк дигән фикерләр белдерелде. Утырыш ахырында бер милләтпарвәр башкорт оешмалары вәкилләре белән аралашкан бер Татар иҗтимагый үзәге әгъзасын провокатор дип атады. Утырыштан соң бу икәү якалашып та алдылар. Мондый хәлнең булганы юк иде әле.
XS
SM
MD
LG