Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа президент эшли башлады


Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште. Элекке президент Миңтимер Шәймиев яңа җитәкчегә президент хакимиятенең билгесен - штандартны тапшырды.

Тантанада Ислам конференциясе оешмасы генерал секретаре Әкъмәлетдин Ихсануглы, Төркмәнстан парламенты җитәкчесе Акҗа Нурбердыева, Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапота, Татарстанның күрше төбәкләре җитәкчеләре дә катнашты.

Миңнехановны президент вазыйфасын үтәүгә керешүе белән котлаулар Төркия президенты Абдулла Гүлдән, премьер-министры Рәҗәп Тайип Ердоганнан, Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путиннән, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовтан килде.
XS
SM
MD
LG