Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:41

Үрдүн патшасы Габдулла: Израил “ут белән уйный”


Үрдүн патшасы Габдулла икенче, Израил аркасында Якын Көнчыгыш солых сөйләшүләре куркыныч астында дип белдерде. Бүген Амманда чыгыш ясаган патша, Көнчыгыш Иерусалимда яһүдиләр өчен яңа йортлар төзергә планлаштырган Израил “ут белән уйный” дип билгеләде.

Бу атна ахырында Либиядә гәрәп илләре саммиты узарга тиеш. Анда, гәрәп илләре әле 2002 елда ук кабул иткән тынычлык планының язмышы тикшереләчәк. Ул документта, әгәр дә Израил 1967 елдагы сугыш вакытында яулап алган жирләрдән баш тартса, барлык гәрәп илләре Израилне дәүләт буларак танулары каралган иде. Бу жирләргә Көнчыгыш Иерусалим да керә.

XS
SM
MD
LG