Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

Меркель: финанс тотрыклылык турындагы канунны бозуга юл куелмаска тиеш


Германия канцлеры Ангела Меркель, еврозонага кергән илләрне финанс тотрыклылык турындагы канунны тоту кирәклегенә, ягъни бюджет дефицитының канунда кабул ителгән кысалардан чыгармаска өнди.

Бүген Германия парламентында чыгыш ясаган Меркель, Греция бу килешүнең шартларын бозды, шуңа күрә бүгенге көндә бик авыр икътисади кризис хәлендә калды, андый хәлләр киләчәктә кабатланмаска тиеш, дип белдерде.

Ул бүген Брюссельгә, анда ачылган Евросоюз саммитына барырга тиеш. Әлеге очрашуның игътибар үзәгендә Грециядәге вәзгыят, иктисади тотрыклылык чаралары булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG